Эчәклектә яман шеш булдырмаучы җимешләрне атаганнар

Шулай ук чирне кисәтүнең башка чараларын да онытмаска кирәк.
Һәр ел саен бик күп кешенең юан эчәклегендә яман шеш барлыгы ачыклана. Күптән түгел генә уздырылган тикшеренү нәтиҗәләре бу куркыныч чирне, шул исәптән, диетаны үзгәртү юлы белән дә булдырмаска мөмкин икәнен күрсәткән. Билгеле бер җимешләр чир куркынычын киметә, дип яза “Медикфорум”.

Тикшеренүләр нәтиҗәләреннән күренгәнчә, юан эчәклектә яман шеш килеп чыгу куркынычына начар гадәтләр һәм тормыш рәвеше йогынты ясый. Чирне кисәтүдә, даими физик күнегүләрдән тыш, диета мөһим урын алып тора. Тикшеренү йомгакларыннан чыгып, клетчатканы күбрәк кулланырга, җиләк-җимешне күп ашарга, ә менә кызыл иткә һәм ит ризыкларына, киресенчә, азрак үрелергә киңәш ителә.

Цитрус җимешләре, алма, карбыз һәм киви юан эчәклектә яман шешне булдырмау куркынычын бик нык киметә. Ник дигәндә, җимештәге витаминнар һәм клетчатка эчәклекнең халәтен бермә-бер яхшырта.
Шул ук вакытта, белгечләр кисәтеп әйткәнчә, чирне булдырмас өчен гәүдә авырлыгына игътибарлы булырга, даими рәвештә физик күнегүләр ясарга, тәмәке тарту кебек зарарлы гадәтләрдән котылырга, УФ-нурланыштан сакланырга кирәк.


Фикер өстәү