5 октябрь көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара укытучылар көне

1994 елдан бирле йөздән артык илдә, 5 октябрь укытучылар көне, дип билгеләп үтелә. Бу бәйрәм белем бирү өлкәсендә эшләүче һәркем өчен мөһим. Әлеге бәйрәмнең гамәлгә керүенә, 1966 елның 5 октябрендә Парижда «Укытучыларның җәмгыятьтә биләгән урыны» — дигән җыен үтүе сәбәпче булып тора. Нәтиҗәдә ЮНЕСКО вәкилләре һәм Халыкара хезмәт оешмасы тарафыннан «Укытучы статусына кагылышлы тәкъдим»гә кул куела.

 

Россия җинаятьчеләрне эзләү хезмәткәрләре көне

Бәйрәмнең 5 октябрьдә билгеләп үтелүе 1918 елда нәкъ менә шушы көнне Совет милициясендә җинаятьчеләрне эзләү хезмәтенең Үзәк Идарәсе оешу белән бәйле. Аннары оператив составны өйрәтүләр башлана. 40-45 мең кеше яшәгән җирлекләрдә җинаятьчеләрне эзләү органнары төзергә дигән карар кабул ителә.

 

Халыкара табигатьне саклау берлеге оешкан көн

1948 елның 5 октябрендә Халыкара табигать саклау оешмасы барлыкка килде. Аның штаб-квартирасы  Гланде шәһәрендә (Швейцария) урнашкан. Бу халыкара оешма планетаның биологик төрлелеген саклау мәсьәләләрен яктырту белән шөгыльләнә, шул темага  яңалыклар белән таныштыра, төрле илләрдә конгресслар оештыра һәм планетаның төрле регионнарында аерым саклауда  мохтаҗ булган  төрләрнең исемлеген төзи. Оешма үзенең миссиясен, иҗтимагый оешмаларга һәм  шәхси активистларга табигатьнең  тулылыгын һәм төрлелеген саклауда булышуда  күрә.

 

Фармацевтика мәктәбе

1921 елда Бөтенсоюз медицина һәм санитар хезмәткәрләр һөнәри берлеге карары белән беренче Казан Совет фармацевтика мәктәбе оештырыла, анда ике елга 67 укучы кабул ителә. Алар өчен дәресләр олы Проломная урамындагы (бүгенге Бауман урамы) 8 нче даруханә бинасында махсус бүлеп бирелгән ассистент бүлмәсендә үткәрелә. Фармацевтика мәктәбенең беренче директоры провизор Альберт Вильде була, ул Казанның яңа белем бирү учреждениесен ачуда катнаша. 1922 елда аптека сыйныфлары ачыла, анда укучылар өчен практик дәресләрне провизор Адольф Маттиас алып бара. Ачылудан соң җиде елдан соң аны Казан фельдшер-акушерлык мәктәбе белән «Медфармполитехникум»га берләштерәләр.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде

 


Фикер өстәү