Сергей Шойгу бер айда күпме кешенең Оборона министрлыгы белән контрактка кул куйганлыгын әйткән

Бер ай эчендә 38 мең кеше Кораллы көчләрдә хезмәт итүгә алынды. Оборона министры Сергей Шойгу шулай дип белдергән.

Министр әйтүенчә, Кораллы көчләрнең һәрбер группировкасында резервтагы полклар бар. Бүген аларның саны – 9. Мондый полкларда хәрби әзерлек уздырыла, полклар даими тулыландырыла.

Шойгу сүзләренә караганда. ярты ел хезмәт иткәннән соң икенче һәм хәтта өченче тапкыр контрактка кул куючылар да бар. Шул ук вакытта полигоннарда кызлар: табиблар һәм медицина хезмәткәрләре дә әзерлек уза.

Хәрби хезмәткәрләрне өстәмә рәвештә әзерләүче инструкторларның барысы да (100%) сугышчан тәҗрибәгә ия. Арада яраланганнан соң яңадан хәрби хезмәткә кайтучылар да бар.


Фикер өстәү