Сергей Шойгу өлешчә мобилизациягә кемнәрнең эләгүе турында әйтте

Россия оборона министры Сергей Шойгу өлешчә мобилизациягә кемнәрнең эләгүе турында аңлатты.

Хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш:
• хезмәт итеп кайткан кешеләр
• хәрби-учет белгечлегенә ия булган кешеләр
• сугышчан тәҗрибәгә ия булган кешеләр.

Сергей Шойгу сүзләренә караганда, Россиядә әнә шул таләпләргә туры килгән 25 миллион чамасы кеше бар. Өлешчә мобилизация исә аларның 1 процентына гына кагылачак.

Россиянең оборона министры әйтүенчә, студентларны хәрби хезмәткә чакырырга җыенмыйлар. «Тынычлап укысыннар», – диде армия генералы.

Сергей Шойгу билгеләп үткәнчә, чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр махсус хәрби операция зонасына җибәрелми: алар Россия территориясендә хезмәт итүләрен дәвам итәчәк. Моблизациягә эләккәннәр исә азат ителгән территорияләрдә тәртип саклау белән шөгыльләнәчәк.


Фикер өстәү