Белгеч әйтүенчә, фастфудның гомерне күпмегә кыскартуы кешенең тәгаен нинди коры-сарыга өстенлек бирүенә һәм аны күпме ашавына бәйле.
Табиб аңлатып үткәнчә, мондый ризык организмның чиргә иң нык бирешүчән урыннарына “суга”.
Фастфуд, калорияле, тозлы һәм зарарлы майлары күп булу сәбәпле, шикәр чиренә, бик көчле йөрәк-кан тамырлары авыруларына китерергә мөмкин. Ризыкта клетчатка җитмәү аркасында еш кына ашказаны-эчәкләрдә ялкынсынулар барлыкка килә. Ә инде майда кыздырылган ризыктагы акриламид канцерогены юан эчәклектә яман шешкә юл ача.
Диетологның сүзләрен фәнни мәгълүматлар да раслый. АКШның Мичиган университеты тикшеренүчеләре нык эшкәртелгән ризыкның (ә фастфуд – нәкъ шундыйлардан) гомерне күпкә кыскартуын дәлилләгән. Галимнәр исәпләп чыгарганча, бер хот-дог яки бургер гомерне уртача 36 минутка кыскарта. Аларның бәяләмәсенә караганда, фастфудны даими куллану, инфаркт һәм яман шеш куркынычлары белән янау сәбәпле, кешенең сәламәт тормышын 5тән 10 елга кадәр киметә.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез