Газетага язылу

Питрәч районында СВОда һәлак булган хәрби истәлегенә мини-футбол турниры узды

Питрәчтәге «Форвард» футбол манежында махсус хәрби операциядә һәлак булган авылдашлары, подполковник Руслан Шиһабетдинов истәлегенә мини-футбол турниры узды. Бу хакта «Питрәч-информ»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Турнирда 12-13 яшьлек балалардан торган сигез команда катнашты. Командалар ике төркемгә бүленеп уйнады, ә 1нче һәм 2нче урыннарны алган командалар ярымфиналда финалга чыгу өчен көрәште. Спорт ярышларын карарга Шиһабетдиновның туганнары, дуслары һәм сыйныфташлары, шулай ук әтисе килгән иде.

Турнирда Ленино-Кокушкиноның «Альянс» командасы җиңү яулады. Көек авылының «Алгоритм» футболчылары – икенче, Шәленең «Легион» командасы өченче урынга лаек булды.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , "служба по контракту" , мобилизация , мобилизованные , "специальная военная операция" , "герой ро

Көн хәбәре