17 яшьлек үсмер вафат булган: аның мәете янында вейп тапканнар

Экспертиза нәтиҗәләре аның мәгълүм булмаган матдәне чамасыз күп кулланудан һәлак булуын күрсәткән.

Санкт-Петербург янындагы Всеволожск шәһәрендә унберенче сыйныф укучысы ниндидер матдәне чамасыз күп кулланудан җан тәслим кылган. Аның мәете янында төрле вейплар табылган.

Shot телеграм-каналы мәгълүматлары караганда, үсмер үз бүлмәсендә үлгән. Иртән әтисе улының мәетенә тап булган. Үсмернең янәшәсендә ике төрле электрон сигарет аунап яткан. Мәетне ярып карау үсмернең мәгълүм булмаган матдәдән агулануын күрсәткән.

Ул Санкт-Петербургтагы 340нчы мәктәптә укыган, әйбәт гаиләдә үскән. Әти-әниләре әйтүенчә, хроник авырулары, эпилепсия авырулары булмаган. Хәзер белгечләр үсмер үлеменең нәрсәне сулауга бәйле булуын ачыклый.


Фикер өстәү