Сочида һәлак булган футболчының әтисе улының үлеменә ачыклык керткән

Диңгез буенда һәлак булган футболчының әтисе “Спорт-Экспресс” хәбәрчесенә улының үлеме сәбәбе турында сөйләп үткән.

Исегезгә төшерәбез: Чуашстан футболчысы Алексей Лесин 6 ноябрьдә һәлак булган. Сочига ул Бөтенроссия футбол ярышларына килгән. 31 яшьлек спортчының мәетен яр буенда тапканнар. Әтисе әйтүенчә, экспертиза нәтиҗәсе Алексейның асфиксиядән, ягъни сулыш җитмәүдән буылып үлүен күрсәткән.

“Без дә кечкенә генә тикшерү уздырдык, шаһитлардан сораштырдык. Сәгать 3 кә кадәр ул үзенең командасы белән караоке-барда булган. Шуннан соң бар ябылган, алар башка урынга киткән. Тик анда боларны нигәдер кертмәгәннәр. Күрәсең, киемнәре кертерлек булмагандыр. Егетләр такси чактырткан, таксист аларның көтәчәген әйткән. Сәгать 5тә улым башка бардан чыккан. Шуннан соң диңгез ягына таба киткән. Бәлки, җәяү йөреп кайтасы иткәндер. Сәгать 8ләр тирәсендә аны диңгез буенда тапканнар. Видеосы да бар: яр буенда ята. Бәлки дулкын ярга кагып чыгаргандыр. Тикшерүче безгә башка берни әйтмәде. Гәрчә бөтен яр буе камералар белән тулы булса да. Анда барысы да күренергә тиеш югыйсә”, – дип сөйләп үткән Сергей Лесин.
“РИА “Спорт” хәбәренә караганда, Алексейның шәхси әйберләре һәм документлары белән биштәре булган. Биштәрне әлегә тапмаганнар. Футболчының әтисе улының сәламәтлегенә зарланганы булмаганын да әйткән.
“Төп проблема шунда: улыбызның мәетен моргтан алып китә алмыйбыз. Тикшерүчеләр бернинди документ һәм бернинди мәгълүмат бирми чөнки. Мин инде икенче көн рәттән документлар әзерләүне сорыйм, ә тикшерүче хәзер элемтәгә дә чыкмый. Гәрчә улымның мәетен алып китү өчен машина инде әллә кайчан ук әзерләп куелса да. Моңа кадәр тикшерүче берни аңлатмады, мәгълүматның 30 тәүлек эчендә булачагын гына әйтте. Камералардан гына карап булганда, нигә 30 тәүлек көтәсен һич аңламыйм. Коточкыч башбаштаклык!” – дип ачынып әйткән Сергей Лесин.


Фикер өстәү