Салават Фәтхетдинов: «Шуны оялмыйча, ир-ат башы белән, мескенләнеп халыкка чыгарып селки…»

Уйлап карасаң, ул кадәр күп вакыт та үтмәгән. Әле кайчан гына артистка, укытучы кебек үк, ышану бар иде. Алар халыктан өстәрәк тоела, ихтирам да, игътибар да зур иде. Күз ачып йомган арада күтәртмәдәге (хәзер сәхнә дип әйтәсе дә килми инде) хәлләр үзгәрде дә куйды. Иҗат арткы планга күчте, мөнәсәбәтләр алга чыкты. Ике артистның җыр бүлешүе гадәти хәл кебек кабул ителә башлагач, яңа «фишка» таптылар. Халыкка күрсәтеп, зур реклама кампанияләренә әйләндереп, аерылыша-кавыша башладылар.

Баштарак җырчыны җыры аша таныйлар иде. Шәхсән миңа, Салават концерт куя, диcәләр, «Абый, абый, Салават абый…» дип сузып җибәрәсе килә, «Салкын чәе», «Уфтанма»сы, «Сандугач керде күңелгә»се искә төшә. Зөлфәт Хәким, дисәң – «Нәрсә булды сиңа бүген?», Хәмдүнә, дисәң – «Җомга», Зәйнәп дисәң, Зөфәре белән җырлаган «Ак майларда ак вәгъдәләр»е искә төшә. Тавышларын да, кыяфәтләрен дә, җырларын да, үзләрен дә бутый торган түгел. Хәзер бар да бер-берсенә охшап бара. Ясалма ирен, ясалма күкрәк, ясалма көчәйтелгән тавыш, ясалма мөнәсәбәтләр…

Ярый әле, бу дөрес хәл түгел, дип әйтүчеләр бар. Күп түгел инде алар, алай да бар. Юкса, тормыш та ясалма тоела башламагае, дим. Эстрада профессоры Салават Фәтхетдинов, әнә, андый «пиар»ны үзенә дә тәкъдим иттеләр ди:

– Дөрес юл түгел бу. «Кара пиар» безнең милләткә килешле нәрсә түгел, башкалар артыннан куып, үз асылыбызны югалтырга ярамый. Кызганыч хәлләр. Телебез – татар, динебез ислам булгач, ә бездә халыкның дингә йөз белән борылган чагы, гаилә эчендәге хәлләрне халыкка чыгарып селкергә кирәкми. Димәк, ул кешенең үз фикере юк. Бу – беренчедән, күзгә карап алдашу, икенчедән, ирлегеңне түбән төшерү. Әле бит: «Нишлим, дуслар?» – дип, аптырап язып утыралар. Синең аерылганыңда яки кушылганыңда минем ни эшем бар? Минем үз гаиләм бар, үз мәшәкатьләрем җитәрлек. Шуны оялмыйча, ир-ат башы белән, мескенләнеп халыкка чыгарып селки. Миңа да тәкъдим иттеләр: популярлыкка ярдәм итә, кирәк, диделәр. Андый популярлык төн чыкканчы бетә ул. Ә мондый арзанлы адымга баручылар – динен, денен югалтучылар.


Фикер өстәү