2024 елда картлык буенча пенсиягә чыгуның ничегрәк отышлы буласын аңлатканнар

Мәгълүм булганча, пенсия билгеле бер яшькә җиткәч рәсмиләштерелә. Россия Социаль фондында 2024 елда кемнәрнең картлык буенча пенсиягә чыга алулары турында сөйләгәннәр.

Киләсе елда картлык буенча пенсиягә чыгуның өч шарты бар:
• 2024 елда ир-атларның – 63 яшькә һәм хатын-кызларның – 58 яшькә җитүе;
• кимендә 15 еллык иминият стажына ия булу;
• пенсия коэффициентын кимендә 28,2 күләмендә туплау.

Пенсия билгеләүдә кыенлыклар килеп чыкмасын өчен тупланган иминият стажын һәм пенсия коэффициентын алдан ук тикшереп-барлап кую киңәш ителә. Моның өчен “Дәүләт хезмәтләре” порталында Социаль фондта индивидуаль лицевой счетның (ИЛС) торышы турында выпискага заказ бирергә мөмкин. Выпискада иминият стажы, пенсия коэффициентлары, тупланма пенсия (булганда) һәм эш бирүчеләрнең сезнең өчен күпме акча күчерүләре турында мәгълүматлар белән танышырга була.

Социаль фондтагы индивидуаль лицевой счет мәгълүматлары хезмәт эшчәнлегегезгә туры килмәсә, аларны үзгәртергә кирәк. Моның өчен “Дәүләт хезмәтләре” порталында Социаль фондта индивидуаль лицевой счетны үзгәртү турында гариза тапшырыгыз. Электрон гариза тапшырылганнан соң 3 көн эчендә Россия Социаль фондының үзегезнең яшәү урыны тирәсендәге клиентлар хезмәтенә стажыгызны раслаучы документлар тапшырырга кирәк.


Фикер өстәү