Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова: «Сырганак җимешләре депрессиягә каршы табигый дару»

Елның суык фасылы җитүгә, организмга витаминнар һәм микроэлементлар җитми башлый. Аларның төп чыганакларыннан берсе – сырганак. Ул гүя көзнең чып-чын бүләге: күңел төшенкелеккә бирелеп, иммунитетыбыз йомшара барган бер мәлдә өлгереп җитә. Күз явын алырдай сап-сары вак җимешләре чәнечкеле куак ботакларын сырып алганлыктан, исеме дә – сырганак. Үләннәр белән дәвалаучы Фирая Захарова көзнең сихәтле алтыны турында сөйләде.

Файдалы үзенчәлекләре

– Сырганак җимешләре һәм кайрысы депрессиягә каршы табигый дару булып тора, Кайрысын, чәй кебек, пешереп, күңел төшенкелеге биләп алган чакларда эчәләр. Анда бәхет гормоны – серотонин бар. Кәефне күтәрү өчен шоколад-кәнфиткә үрелгәнче, шундый чәй эчеп җибәрүең күпкә файдалырак.

Ә инде җимешендә С витамины цитрус җимешләрендәгегә караганда 10–12 тапкыр күбрәк! Гомумән, дөньяда витаминнарга иң бай җимеш бу. Шуңа күрә  сырганактан яраларны төзәтү өчен мазь, крем, дарулар, матурлык һәм яшьлекне саклаучы косметика әйберләре җитештерәләр. «Согы исә йогышлы авырулардан саклый, иммунитетны ныгыта», – ди Фирая ханым.

Сырганак мае

Холестеринны «эретүче» фосфолипид дигән матдәгә бай ул. Дәвачы әйтүенчә,  майны даими кулланганда, организмнан зарарлы матдәләр чыгарыла, тромблар куркынычы кими. Бер ай дәвамында ашарга ярты сәгать кала иртән һәм кичен 1әр чәй кашыгы күләмендә маен кабып кую организмда уңай үзгәрешләр барлыкка китерә.

Ничек сайларга?

Сыйфатлы май кызгылт-сары – әфлисун төсендә һәм куе була. Этикеткасында каротиноидлар күләме кимендә 180 мг/100 г дигән саннар белән күрсәтелергә тиеш. Юкса башка үсемлек майлары кушылган яки сырганак орлыклары сыгынтысыннан гына ясалган дигән сүз. Мондый май ачыграк төстә, саргылт була. Бөкесен ачканнан соң суыткычта сакларга кирәк. Беткәннән беткәнгә генә сатып алуың хәерле. Чөнки һава кергәч, яраклылык вакыты кими.

Бер кашык дегет

Фирая Захарова басым ясап әйткәнчә, ничек кенә файдалы булмасын, сырганакны ашказаны асты бизе, бавыр авырулары, бөерләрдә таш булганда куллану киңәш ителми. Чөнки ул ашказанында кислота микъдарын арттыра. Ә инде согы кан басымын төшерә. Шуңа күрә аны кан басымы түбән булган кешеләргә эчәргә ярамый.

Кайберәүләрнең организмына килешмәсә дә, табиблар, дәвачылар аның файдасы турында сөйләп туя алмый. Тарихка күз салсак, борынгы греклар сырганакны «ялтырап торган ат» дип йөрткән. Олимпия уеннары алдыннан атларны сырганак диетасына утыртуга бәйле икән бу. Сырганак ашаганнан соң чабышкыларның кыллары ялтырап торган, үзләре җитезрәк һәм чыдамракка әйләнгән. Шуңа күрә Фирая ханым сырганактан йөз чөермәскә һәм сәламәт булырга киңәш итә.


Фикер өстәү