Быелгы фестивальдә Татарстанның төрле шәһәр-районнарыннан 27 меңнән артык кеше катнашкан.

– Шуның кадәр кешенең, бергә җыелып, җырларга һәм шигырь укырга, башкаларга үзенең сәләтен күрсәтергә, хәтта моның өчен башка районнарга да барырга атлыгып торуына сокланмый мөмкин түгел. Бу – зур үрнәк. Бер карасаң, кешеләрнең яше сан гына ул. Ә үзен ничек хис итүе аларны яшәтә. Шушы яшьтә дә җырларга, биергә, шигырь сөйләргә көчегез бар икән, димәк, сезнең әле барысы да алда, - диде Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов. Татарстан ветераннары (пенсионерлары) төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Хәбир Иштирәков, өлкәннәрне Җиңү көне белән котлап, фестивальдә катнашучыларга рәхмәтен җиткерде.
– «Балкыш» фестивале – өлкәннәр өчен чын бәйрәм инде ул! 2012 елдан бирле оештырылып килүче фестиваль республиканың мәдәни тормышында лаеклы урынын тапты, танылды һәм татарстанлыларның мәхәббәтен яулады. Барлык тамашачыларны якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән тәбрик итәм, – диде ул.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Без бергә” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез