Татарстанда өч кеше боз астына төшеп киткән

Бүген иртәнге унынчы яртылар тирәсендә өч кеше Яшел Үзән районында Васильево бистәсе тирәсендә Идел бозы астына төшеп киткән. Россия МЧС республика буенча матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.

Бу хәл боз өстеннән кулдан ясалган өч тәгәрмәчле мотоциклда барганда килеп чыккан. Коткаручылар һава мендәрендәге суднода тиз генә килеп, боз астына төшеп киткән балыкчыларны яр буенча чыгарып куйган. Аларга медицина ярдәме кирәк булмаган.

Исегезгә төшерәбез: Татарстанда 21 марттан балыкчыларны коткару өчен МЧС һәм ГИМС хезмәткәрләре тәүлек әйләнәсе дежур тора. Бүгенгә һава мендәрендәге судноларда ун постта дежур тору оештырылган. Постлар Казанда, Чаллы, Түбән Кама, Лаеш, Кама Тамагы, Алексеевск, Чистай, Минзәлә һәм Яшел Үзәндә эшли.


Фикер өстәү