Татарстанга Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков килде

Бүген Татарстанга Россиянең гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков килде. Федераль министр Президент Рөстәм Миңнеханов белән Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе (ГИМС) командалары арасында су-мотор ярышлары буенча илкүләм чемпионатны ачу тантанасында катнашты.

Ярышлар 12-15 сентябрь көннәрендә Кабан күле буендагы Ишкәкле спорт төрләре үзәгендә уза. Чемпионатта федераль округлардан җыелган 8 команда чыгыш ясый. Александр Куренков билгеләп үткәнчә, ярышларда катнашучылар – көн саен кешеләрнең иминлеген тәэмин итүче чын коткаручылар. «Чемпионатны уздыру безнең хезмәткәрләргә тәҗрибә алмашу һәм үз һөнәри осталыкларын камилләштерү өчен бик яхшы мөмкинлек бирә», – диде министр. «Безнең республика өчен әлеге чемпионатны кабул итү зур мәртәбә. Без катнашучылар өчен иң уңайлы шартлар тудырырга тырыштык. Ярышларның иң югары дәрәҗәдә узар, дип ышанам», – диде Татарстан Президенты.

ГИМС инспекторлары ярышта кече суднолар белән идарә итү һәм катлаулы шартларда кешеләрне коткару осталыгын күрсәтәчәк.

Шулай ук бүген Рөстәм Миңнеханов һәм Александр Куренков Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе бүлекчәләренә 11 янгын сүндерү һәм коткару техникасы тапшырды. Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һәм Татарстан Президенты ярдәме белән республикадагы янгын сүндерү-коткару бүлекләрен яңарту эше планлы рәвештә башкарыла. Соңгы ике елда аларга 24 берәмлек техника тапшырылды һәм тагын 27 автомобильгә капиталь ремонт ясалды. Ирекле янгын сүндерүчеләргә 22 машина тапшырылды.


Фикер өстәү