Татарстанда сыер һәм сарык ите кыйммәтләнгән

Дунгыз ите 6,7%ка төшкән.

Татарстанда сыер ите (сөяксез иттән тыш) һәм сарык ите кыйммәтләнгән. Дуңгыз ите 6,7%ка төшкән. 11 мартка алынган мәгълүматларга караганда, республикада 1 кг сарык ите уртача 515,94 сум тора. Бер ел эчендә аның бәясе 11,5%ка артып, килосы 575,27 сумга җиткән.

Сыер итенең уртача бәясе исә 55 сумнан күбрәккә арткан. 13 март мәгълүматларына караганда, бер кило ит бәясе 481,8 сум тора. Дуңгыз итенең бер килосы исә уртача 261,56 сум тәшкил итә.


Фикер өстәү