Иң яхшы укытучыларга премияләр саны артачак

Россия Хөкүмәте рәисе Михаил Мишустин хезмәтләрендәге казанышлар өчен, иң яхшы укытучыларга премияләр санын арттыручы карарны имзалады. Конкурста җиңүчеләр саны хәзер 1 меңнән 1250 гә кадәр күбәячәк.

Конкурс төбәкләрдә 2006 елдан бирле уздырыла. Анда мәктәптә ким дигәндә, өч елдан артык эшләүче укытучылар катнаша ала. Шарт буенча алар үз методик эшләнмәләрен, укучыларның казанышларын, төрле төрдәге балалар белән эшләү тәҗрибәсен тәкъдим итәргә тиеш. Җиңүчеләрне 200 мең сум күләмендә премия көтә.


Фикер өстәү