Төркия тышкы эшләр министры Мәүлүт Чавушоглу Рөстәм Миңнехановны Нәүрүз бәйрәме белән котлады

Нәүрүз – кешелеклелек, түземлек, бердәмлек һәм теләктәшлек бәйрәме. «Быел Татарстан Төркиягә әлеге бәйрәмне гәүдәләндергән хисләрне тою мөмкинлеге бирде», – диелә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Төркия тышкы эшләр министры Мәүлүт Чавушоглудан килгән котлауда.

«Быел Нәүрүзне, 6 февральдә Кахраманмарашта булган ике җир тетрәүнең яраларын төзәтүне дәвам итеп, сагышлы-моңлы хисләр белән каршылыйбыз. Мин шулай ук җир тетрәү фаҗигасеннән соң безгә Нәүрүзне гәүдәләндерүче бердәмлек, тугандашлык һәм теләктәшлек хисләрен тирәнтен тою мөмкинлеге биргәнегез өчен рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә», – дип билгеләп үткән Чавушоглу.

Ахырда ул Россия һәм Төркиягә, шулай ук бөтен дөньяга тынычлык, татулык, үсеш, ә Рөстәм Миңнехановка, Татарстан халкына нык сәламәтлек, бәхет һәм иминлек теләгән.


Фикер өстәү