Үзе дәвалап, үзе юатсын. Терапевт, педиатрлар яңа белгечлек үзләштерергә туры киләчәк

Терапевт, педиатрлар бер үк вакытта психиатр да булырга тиеш. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы шундый тәкъдим белән чыккан. Халык иң беренчеләрдән булып ярдәм сорап килгән әлеге табибларга яңа белгечлек үзләштерергә туры киләчәк. Шул рәвешле илдәге психиатрлар санын арттырмакчылар.

Рәсми саннардан аңлашылганча, бүген Россиядә психиатр, психотерапевтлар белән тәэмин ителеш 82 процент тәшкил итә. Әлеге белгечләрнең санын гамәлдәге табиблар хисабына арттырмакчылар. Аларны укыту программасы да эшләнгән инде. Ул биш айга исәпләнгән. Шушы махсус курсларны узганнан соң гомуми практика табиблары, педиатрлар кешегә тиз арада психологик ярдәм күрсәтә, психик тайпылышлары булган кешеләргә дөрес диагноз куеп, аларны дөрес итеп дәвалый да алачак.

Әлеге проект ярдәмендә илдәге психотерапевтлар санын да арттырмакчылар. Әмма бу белгечлекне «Психиатрия-наркология», «Психиатрия», «Сексология», «Суд-психиатрия тикшерүе» юнәлеше буенча эшләүче табиблар гына үзләштерә алачак. Аларга дүрт ай чамасы укырга туры киләчәк.

«Һәр ике программада да практик биремнәргә зур урын бирелгән. Табиблар, теоретик белемнәр генә алып калмыйча, өйрәнгәннәрен гамәлдә дә сынап карый алачак. Психик тайпылышлары булган конкрет кешегә ярдәм күрсәтергә дә, белемнәрне махсус уеннарда кулланып карарга да мөмкин булачак», – диелә министрлык хәбәрендә.

Гомуми практика табибы Гөлназ Котдусова бу яңалыкка уңай карый. Ник дигәндә, аларга ярдәм сорап мөрәҗәгать итүчеләр арасында психиатр ярдәменә мохтаҗ булганнар еш очрый икән.

– Аларга күңел кушканча, үземнең эчке сиземләвемнән чыгып ярдәм итәргә, киңәш белән булса да хәлен җиңеләйтергә тырышам. Махсус белемем булса, андый чакларда җиңелрәк булыр иде. Аннары бу яңалык тик торганнан гына кертелгәндер дип уйламыйм. Махсус хәрби операциядән соң психиатр, психотерапевтларга эш бермә-бер артачак бит, – ди табиб.

Дөрестән дә, соңгы арада медицина тармагының бу юнәлешенә игътибар сизелерлек артты. Әле күптән түгел генә Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы каршында авыр яраланганнан соң стресска бирешү аркасында тайпылышлары булган кешеләргә махсус психологик ярдәм күрсәтүче эшче төркем булдырылды. Узган ел азагында Россия Президенты Владимир Путин да психологик ярдәм күрсәтү мәсьәләсенә игътибарны арттырырга кушкан иде.

Динә Гыйлаҗиева
Фото: https://yandex.ru/


Фикер өстәү