Арчада яшәүче балта остасы Рамил Вилданов: «Сыерчык ояларым хәтта Кипрга да китте»

Арча районында яшәүче Рамил Вилданов ясаган сыерчык оялары башкаларны кабатламый. Арада ике катлылары да, икешәр, өчәр оялылары да бар. Һәр кайсы үзе бер сәнгать кебек. Үз гомерендә меңнән артык  оя  ясаган Рамил.  Яз җиткәндә генә түгел,  хезмәтен хәтта җәен дә сорыйлар икән.

Узган ел 30дан артык оя сатса, быел да  сыерчыкларны сөендерергә теләүчеләр  юк түгел. Арчалылар, шулай ук күрше районнардан да килеп заказ биргәннәр. Шәһәр халкына да тансык бу оялар.

– «ВКонтакте»да сәхифәмне ачтым. Берәү күрә дә, шуңа карап, күршесе, туганы яки дуслары сорый башлый. Казаннан да килеп алып китүчеләр булды. Сыерчык кунган ояларны фотога төшереп җибәрәләр. Аларга карап, мин дә  сөенәм. Шунысына гаҗәпләнәм: кайберәүләр сыерчыклар урнашып беткәч, җәй уртасында да  сорый. Шәһәр читендәге йортларда яшәүчеләргә бүләккә дә алалар. Сезнеке кебек кибеттә юк, диләр. Түрәләргә дә бүләк итәләр. Әле сыерчыклар күренми, бер-ике атна эчендә кайтып җитәрләр. Көн матураеп китсә, хәзер күренә башлый алар, – ди балта остасы.

Бер оясын хәтта Кипрга ук алып киткәннәр. Финляндиядә яшәүче Санкт-Петербург егете сораткан аны. Кипрда да өе бар икән. «Санкт-Петербургка җибәрдем, – ди 55 яшьлек Рамил әфәнде. – Анда сыерчыкларның безнеке кебекләре дә, шулай ук аксыл түшлеләре дә бар, диде. Алар ел буе яшиләр.  Минем оялар Кипрда торсын әле! Ничек сөенмисең ди?”

Без шалтыратканда, Рамил шабашкада иде. Сыерчык оялары, мәчет, башка кул эшләрен җае чыкканда, ял көннәрендә ясый.  Эше күңеленә  рәхәтлек бирсә, табышы да бар. Бәяләре – 1,5–5 мең сум.  Иң катлаулысын иҗат итәр өчен 3 көн кирәк.

Пычкы, балта тотарга әтисе Әнәс өйрәткән аны. Заманасында районда милиция бүлеге начальнигы булып эшләгән ул. Беренче сыерчык оясын  Рамил  мәктәптә укыганда ук ясаган.  Конкурсларда  җиңүләр дә яулаганы  булган. «Ул вакытта әти дә булышкандыр инде», – ди.  Башта гадирәкләрен ясаса, хәзер  сыерчыклары заманча ояларда яши.  Йортлары балконлы, ишек-тәрәзәле дигәндәй. Андый ояда яшәгән сыерчыклар да бәхетледер.

– Кибетләрдә сатылган ояларны күреп, йөрәгем ярылырдай була. Анда  сыерчык бала чыгарганда, йомыркаларын таптап бетерә бит. Нәрсәгә шундый кечкенәләрне ясыйлардыр, белмим, – дип борчыла Рамил Вилданов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү