Белгечләр Төркиядә 7 магнитудадан көчлерәк җир тетрәү фаразлый

Истанбул мэриясенең Җир тетрәүләр мәсьәләләре буенча галимнәр советы әгъзасы, сейсмология профессоры Халюк Эйидоган сөйләгән. Бу хакта «РИА-новости» яза.

Белгеч сүзләренчә, табигый бәла-казаның икътисади нәтиҗәләрен бөтен ил тоячак. Фаразлар буенча, Мәрмәр диңгезендә ярылган урын активлашкан очракта көчле җир тетрәү булачак. 2030 елга кадәр мондый җир тетрәүнең ихтималлыгы 50 процент тирәсе, нәтиҗә бу төбәктә җир тетрәүләрнең 2 мең еллык тарихын өйрәнү һәм геофизик һәм сейсмик тикшеренүләр нәтиҗәләрен анализлау нигезендә ясалган», – диде профессор.

Аның сүзләренчә, кешеләр мондый бәла-казага әзер торсыннар өчен галимнәр бу хакта даими рәвештә искә төшереп тора. Әгәр җир тетрәсә, бу очракта бөтен Төркия тискәре нәтиҗәләрне сизәчәк, чөнки тулаем эчке продуктның (ВВП) 35 проценты Истанбулга туры килә.

«Мәрмәр диңгезендәге җир тетрәү берьюлы җиде провинциягә кагылачак, аларда 25 миллионнан артык кеше яши, никадәр зур зыян китереләчәген күз алдына да китерү кыен. Текирдаг, Чанаккале, Ялова, Бурса һәм башка шәһәрләрдә яшәүчеләр үзләрен имин урында дип саный алмый – һәлакәт бөтен төбәккә кагылачак, ә ул масштаблы булачак», – дип санап үтте Эйидоган.

Корбаннар санын киметү өчен ил хакимияте Истанбулда чыдам дип саналмаган 1,5 миллионга якын фатирда яшәүчеләрне күчерергә ниятли.

Шәһәр мэриясендә билгеләп үтүләренчә, Истанбулда шундый көчтәге җир тетрәү вакытында ким дигәндә 90 мең бина җимереләчәк, 4,5 миллионга якын кешегә торак кирәк булачак.

 


Фикер өстәү