Шайдуриха авылындагы коточкыч янгында 41 йорт янган

Свердловск өлкәсенең Шайдуриха авылында коточкыч янгында 41 йорт янган. Ут «Артель старателей Нейва» дип аталган ял базасыннан чыккан. Бу хакта «Известия»  яза.

Беренчел мәгълүматлар буенча янгын ял базасыннан урман полосасы буенча авыл йортларына килеп җиткән. 3 йорт шунда ук яна башлый. Җил көчле булу сәбәпле ут башка йортларга да тиз күчә. Барлыгы 41 йорт яна, 64 кешене авылдан эвакуациялиләр, 71 яшьлек Вера исемле хатын-кыз янып үлә. Ул ире белән шәһәрдә яшәгән, авыл йортын дача итеп тотканнар. Аның ире Владимирның тәне пешкән.

«Известия» янгынның шаһитлары белән сөйләшкән. «Кешеләр еллар буе тырышып салган әйбер юкка чыкты. Бердәнбер йортларыбыз!» – дип сөйләгән Наталья исемле хатын.

Янгын чыгуга, утны өзгәннәр, шуңа кешеләр йортларына су сиптерә дә алмаган. «Яшелчәләргә сибәргә дигән суны гына сиптек тә, бетте», – дип зарланган кешеләр.

РИА Новости хәбәр итүенчә, янгынны сүндерү өчен вертолетлар чакырганнар, 147 янгын сүндерүче килгән. Алар ярдәмендә утның калган йортларга күчүен туктатып кала алганнар.

E1.RU сайты журналисты янгын урынына барган һәм авыл турында «анда җәһәннәм» дип яза. Кайберәүләр, янып үлмәс өчен, йортларны коткарырга тырышып та тормаган – авылдан качканнар. 110 ел элек бу авыл тулысынча янып беткән булган инде. Хәзер өчтән бере янган.

 


Фикер өстәү