«Киләчәк уеннары»ның беренче катнашучылары Казанга килә башлады

«Киләчәк уеннары» халыкара турнирының беренче катнашучылары Казанга килә башлады. Узган төндә Татарстан башкаласында АКШ, Канада, Мексика, Перу, Боливия, Аргентина, Бразилия, Латвия, Эстония, Төркия, Иран, Малайзия һәм Индонезиядән кунакларны каршы алдылар.

Оештыручылар сүзләренчә, барлык спортчылар да үз дисциплиналары буенча ярышлар башланганчы берничә көн алдан киләчәк. Аларга аерым программа әзерләнгән, программа барышында спортчылар мәйданчыклар белән таныша һәм күнегүләр ясый алачак.


Фикер өстәү