Владимир Путин “ТУ-160М” турында: “Бик шәп техника”

Россия Президенты Владимир Путин “Ту-160М” бомбардировщигында очудан тәэсирләнүен, техниканың бик шәп булуын белдергән. Президент билгеләп үткәнчә, “ТУ-160М” – ышанычлы яңа самолет.

Президентның очыштан алган тәэсирләрен журналист Павел Зарубин үзенең телеграм-каналында урнаштырган. “Бик шәп техника. Чыннан да, яңа буын техникасы. Очкыч командирына әйткәнемчә, хәзер Оборона министрлыгы җитәкчелегенә тагын бер кат, әлбәттә, Кораллы көчләр составына кабул итәргә мөмкин, диячәкмен”, – дип билгеләп үткән Президент.
Президент модернизацияләнгән “ТУ-150М” бомбардировщигында 30 минут очкан. Зарубин үзенең телеграм-каналында Горбунов исемендәге Казан авиация заводының очып китү-төшеп утыру полосасында хәрби очкычның төшеп утыруы сурәтләнгән фото һәм видео урнаштырган.
Алдагы көнне Владимир Путин самолетны завод цехында карап, кабинасына менгән иде.
Исегезгә төшерәбез: тавыштан югарырак тизлектәге мондый самолетлар атом-төш коралын йөртергә мөмкин. Алар Россия атом-төш триадасына керә.


Фикер өстәү