Аяксыз калган Илдус абый: «Башны ияргә ярамый»

Чирмешән районының Әмир авылында гомер итүче 64 яшьлек Илдус Җиһаншинны күпләргә үрнәк итеп куярлык. Йөгереп йөргән җиреннән аякларын кисәләр аның. Кыен чакларында янәшәсендә хатыны Нурсинә, өч баласы була. Әнә шуларның җылысын тойганга, төшенкелеккә бирелми дә. Үзе дә борын салындырып утыра торганнардан түгел. Башың иң өстеннән түбән төшмәсен, дип яши ул.

– Безнең әти дә – сугышта аягын калдырып кайткан кеше. Әнием белән 7 балага гомер биргәннәр. Аяксыз дип тормадылар, әтине хисапчы итеп куйдылар. Районда кайсы колхоз артта бара, әти шунда эшләде. Аңа ияреп шактый йөрелде. Тик әтинең гомере кыска булды. 44 яшендә тромбы өзелеп вафат булды. Ул үлгәндә, иң олыбызга – 21, кечебезгә 4 яшь иде, – дип искә ала Илдус абый. – Әнием Һәдиягә бик авыр булгандыр инде. Ул бер дә зарланмады. Тырышты-тырмашты, безне кешедән ким итмәде. Без бернәрсәгә дә мохтаҗлык кичермәдек. Әни дә 67 яшендә арабыздан китеп барды. Йөрәк, диделәр. Әни йөрәгендә ниләр булганын беребез дә белмәдек бит.

Инде иң олы абыйлары да исән түгел. Моннан 10 ел элек ул да йөрәк авыруыннан үлеп киткән.

– Авыр чакларымда янымда гаиләмнән кала, туганнарым иде. Мин аларга бик рәхмәтле. 2011 елда аяксыз калдым мин. Гангрена башланды. Табиблар алдан ук авыруымның башкаларныкы кебек түгеллеген әйтеп куйды. Минем очракта аякларны кисеп кенә котылып була иде. Шулай да табиблар иң элек бармакларга операция ясады. Әмма чир чигенмәде. Шуннан соң сул аягымны боттан ук кисәргә кирәклеген әйттеләр. Каршы килеп кая барасың? Яшисе килә бит. Риза булдым, – ди ул. – Икенче аягым да тездән киселде инде. Аякларымны югалтсам да, күңел көрлеген саклап калдым. Иң зур терәгем Нурсинә булды. Мин гомер буе шофер булып эшләгәч, балаларны да ул тәрбияләде бит. Хәзер шул балаларыма карыйм да сокланам. Хатыным ничек дөрес итеп үстергән аларны. Тәрбиянең күп өлеше анадан тора бит!

Олы кызлары Илсөяр, икенчесе Гөлгенә исемле. Улларына Илсур дип исем кушканнар. Сигез онык сөя бүген Җиһаншиннар. Гөлгенәләре ире белән күршеләрендәге йортны сатып алганнар. Әти-әниләренә терәк булып яшәп яталар. Илсөяр белән Илдус гаиләсе Чирмешәндә тора.

– Оныклар белән мәш килгән чак. Әле менә оныкларны районга алып барырга дип көтеп утырам. Протезга ияләнә алмадым, коляскада йөрим. Машинамны да кул белән йөртә торганга көйләдек. Урамга кадәр хатыным озата чыга да колясканы алып кереп китә. Мин кайчак аякларым юклыгын сизмим дә, – ди Илдус абый. – Тик кенә утыра белмим мин. Җәен балыкка йөрим. Коляска белән барып була торган җирләрне беләм. Әле тоткан балыкларым җәй аена кадәр җитәрлек.

Илдус абый белән Нурсинә апа турында сөйләшәбез. Күңеле тулып китә. Елыйм инде хәзер, ди ул. Әмма бераз тынычлангач, дәвам итә. Нурсинәм мине миннән дә катырак ярата, ди:

– Безнең заманда акчасына карап кияүгә чыкмадылар ул. Яратышып өйләнешкән буын без. Нурсинә миннән ике яшькә кечерәк. Югары Кәминкә авылыннан. Без аның белән 1981 елның 11 ноябрендә 13 сәгать 17 минут 48 секундта язылышкан кешеләр. Мин бу саннарны гомер буе күңелемдә саклап тотам. Нурсинәле булуым белән бәхетлемен. Минем өчен генә туган кеше дип саныйм мин аны. Башка берәү булса, ташлап китәр иде. Казан хастаханәсендә ятканда, минем кебек аякларын кистергән ир-атлар күп иде. Шунда, син миңа гарип килеш кирәкмисең, дип килеп әйткән хатыннар да булды. Ә минеке гел янәшә иде. Шөкер, 40 ел бергә.

Нурсинә апа хат ташучы булып эшли икән. Илдус абый аны күрше авылларга йөртә. Башта газеталарны, пенсия акчаларын бер авылдан барып алалар. Аннары шуларны өч авылга тараталар.

– Сәламәтлегемне югалтсам да, мин – бик бәхетле кеше. Ир-ат, әти хөрмәтенә күмелеп яшим. Балалар да ишектән килеп керүгә иң элек минем белән исәнләшәләр, аннан гына әниләре янына китәләр. Менә шул да күңелгә рәхәт. Оныкларга кадәр янымда бөтерелеп, яратам, бабай, дип йөри. Балалар белән бездә атнага ике көн очрашабыз. Чәршәмбе һәм шимбә көннәрендә бергә җыелабыз. Менә шуннан рәхәте юк инде, – ди Илдус абый. – Бу дөньяда кешеләргә ярдәм итеп, булдыра алганны эшләп, туганнар белән дус-тату яшәргә кирәк. Беркайчан да башны түбән ияргә ярамый. Башыңны исәң, бетте инде. Әнә шуңа да тормышка шөкер итеп, һәр көнгә сөенеп, кадерле кешеләреңне кадерләп, рәхмәтле булып яшәргә кирәк!


Фикер өстәү