Базарда атыш вакытында дүрт кеше һәлак булган

Бер кешегә зыян килгән.

Грузиянең Рустави шәһәре базарында атыш булган: дүрт кешенең гомере өзелгән. Бу хакта “ТАСС” Грузия Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.
Ведомствода ачыклауларынча, 36 яшьлек ир-ат утлы коралдан берничә тапкыр аткан. Дүрт кеше һәлак булган. Алар арасында атучының туганы да бар. Ул базарда эшләгән булган. Җинаять кылуда шикләнелүченең тагын бер туганы яраланган.

Атыш булган урынга шундук хокук саклау органнары вәкилләре килеп җиткән. Атучы тоткарланган, яраланучы хастаханәгә озатылган.


Фикер өстәү