Путин АКШның доллар белән исәп-хисап ясауда чикләү кертүен «чын ахмаклык» дип атады

Россия Президенты Владимир Путин Америка журналисты Такер Карлсонга биргән интервьюсында АКШның доллар белән исәп-хисап ясауда чикләү кертүен «чын ахмаклык» дип атады. Әлеге әңгәмә Кремль сайтында бар.

Илбашы фикеренчә, долларны тышкы сәяси көрәш чарасы итеп файдалану – ул АКШ җитәкчелегенең иң зур тупас стратегик ялгышларының берсе.

– Доллар – ул АКШның бөеклеге нигезенең нигезе булып тора. Сәяси җитәкчелекнең аны сәяси көрәш «корал»ы буларак куллануы Американың бөеклегенә зыян китерде, – диде Владимир Путин.

Дәүләт башлыгы фикеренчә, АКШның доллар белән исәп-хисап ясауда чикләү кертүе башка илләр өчен дә үзенә күрә бер билге булып тора. Хәтта, Америкага дустанә мөнәсәбәттә булган илләр дә долларлы запасларын киметә башлады, диде Владимир Путин.

– Долларны куллануны без тыймадык, моңа омтылмадык та. АКШ безнең әлеге валютадагы исәп-хисапны чикләде. АКШ, Кушма Штатларда яшәүче салым түләүчеләр мәнфәгатьләреннән чыгып караганда, моны чын ахмаклык дип саныйм, – диде Илбашы.

2022 елга кадәр Россиянең тышкы сәясәтенә бәйле исәп-хисапның 50 проценты долларга туры килсә, хәзер әлеге сан 13 процент тәшкил итә, ди.


Фикер өстәү