Татарстанда автомойка эшчесе машина юганда агуланып үлгән

Коткаручылар цистерна эчендә ике ир-атны аңсыз хәлдә тапкан.

Казанның Тульская урамындагы автомойка эшчесе гексеннан бушаган цистернаны юганда һәлак булган. “KazanFirst” Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе мәгълүматларына таянып язганча, мәрхүмнең 34 яшьлек коллегасын хастаханәгә озатканнар.

12 февральдә төнлә ике ир-ат гексеннан калган буш автоцистернаның эчен юганда, аңын югалткан. Коткаручыларны чакырганнар. Эшчеләрнең цистерна эчендә агулы парлар иснәп аңын югалтулары ачыкланган. Коткаручылар, сулыш битлекләре киеп, цистерна эченә төшкән һәм эшчеләрне тартып чыгарган. Агуланган ир-атлар табиблар кулына тапшырылган.
Кызганычка, медиклар 39 яшьлек эшчене коткарып кала алмаган: ул цистерна эчендә үк һәлак булган.


Фикер өстәү