Посылкада агулы химикат булу сәбәпле, 40 кеше агуланган

Мәскәүдә документлар һәм йөкләрне тиз генә китерү операторының (СДЭК) йөкне биреп җибәрү пунктында 40 кеше химикатлардан агуланган.

Мәскәүнең Ивантеевская урамындагы СДЭК пунктында 40 кеше химикатлардан агуланган. Mash хәбәр иткәнчә, агулануның сәбәбе посылкада формалин тутырылган биш литрлы шешәнең ватылуы. Исегезгә төшерәбез: формалин – агулы формальдегид эремәсе. Аны күселәр һәм бакалардан дезинфекцияләү өчен кулланалар.

Башлангыч мәгълүматларга караганда, химикатлы посылка начар төрелгән һәм Ярославльдән Мәскәүгә законсыз җибәрелгән. Телеграм-канал язганча, йөкне биреп җибәрү пунктындагы кешеләрне бик нык укшыткан. Икесе аңын җуя язган. Моннан тыш күпләрнең башы әйләнгән, йоткылык өсте кызышкан. Барлык кеше бүлмәдән тиз генә чыгарылган.


Фикер өстәү