«Ростех» ак офис кәгазе җитештерү өчен химикат эшләгән

«Ростех» офис өчен ак кәгазь чыгару буенча химикат эшләгән. Җитештерүне оештыру турында сөйләшүләр алып барыла, диелә Дәүләт корпорациясе хәбәрендә. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

«Россия офис өчен ак кәгазьсез калачак, дип яздылар. Чөнки чит илләрдән целлюлоза чыгару өчен химикат җибәрүдән туктаганнар. Урман иле матур кәгазьсез калачакмы? Бу нонсенс. Шуңа күрә безнең галимнәр проблеманы мөмкин кадәр тиз хәл итте. «Гамәли химия» фәнни үзәге махсус состав җитештерү технологиясен эшләде, ул целлюлоза-кәгазь сәнәгате өчен кулланыла ала. Хәзер Россиянең төньяк-көнбатыш предприятиеләре белән җитештерүне оештыру турында сөйләшүләр бара. Шуңа күрә ил ак кәгазьдән башка калырга тиеш түгел», — дип искәрттеләр «Ростех»та.

 


Фикер өстәү