Министрлар Кабинетының бу җәһәттән боерыкларына Премьер-министр Алексей Песошин кул куйган. Оренбург өлкәсендә XVII Бөтенроссия авыл Сабантуена әзерләнү буенча оештыру комитетына Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шурасы рәисе Васыйл Шәйхразиев җитәкчелек итә. Аның урынбасарлары булып мәдәният министры Ирада Әюпова һәм Ютазы районы хакимияте башлыгы Азат Шәфигуллин билгеләнгән. Томскида XXVII Федераль Сабантуйга әзерләнүгә дә Васыйл Шәйхразиев җитәкчелек итәчәк. Оештыру комитетына Ирада Әюпова һәм Түбән Кама районы башлыгы Радмир Беляев кергән. Мәдәният һәм Татарстан халыкларының телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова ике оештыру комитетының да секретаре итеп билгеләнгән. Катнашучылар арасында – спорт министры Владимир Леонов, “Татмедиа” җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәв, Бөтендөнья татар конгрессы һәм милли мәдәнияткә, көрәшкә бәйле оешмалар вәкилләре.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез