«TAMGA» лабораториясе. Үсмергә «өстән» карарга ярамый

«Үзебезгә килгән яшьләргә «бездә сине кызыксындырырлык темалар күтәрелә» дип әйтә алабыз». Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «TAMGA» режиссерлар лабораториясе узды. Киң җәмәгатьчелектә каршылыклы фикерләр уяткан әлеге лаборатория бу юлы нәрсәсе белән шаккатырды? Үсмерләр өчен тәгаенләнгән театр нинди хата-ялгышлардан сакланырга тиеш? Без әнә шуны белештек.

Яшьләр театры һәрчак заман ритмнарын тоеп эш итә. «TAMGA» лабораториясе дә  – театрның үз алдына куйган сынавы, яңа темаларга һәм жанрларга, иҗади тандемнарга чыгу ысулы. Традиция буенча, лабораториядә иҗади портфолиосында балалар һәм яшүсмерләр өчен спектакльләр булган яшь режиссерлар (Олег Молитвин, Лидия Хазова һәм Степан Пектеев) катнашты. Быелгы «TAMGA»ның темасы – фантастика. Чакырылган режиссерлар Шамил Идиятуллин, Кир Булычев һәм Адлер Тимергалин иҗатына мөрәҗәгать итте. Биш көн дәвамында балалар һәм яшүсмерләр өчен эскизлар әзерләп, соңгы көнне алар әзер эшләрен тамашачыларга һәм театр тәнкыйтьчеләренә тәкъдим итте.

Театрның баш режиссеры Ренат Әюпов фикеренчә, фантастика белән бары тик кино җитештерү өлкәсе шөгыльләнә ала, театрда аны эшләп булмый.

– Өч эскизда да видео, киноэкран белән эшләделәр. Фантастика – кино өчен кирәкле әйбер, театрда аның белән шөгыльләнеп булмый. Без кеше психологиясе, аның күңелендә, мохитендә ниләр булганын, дөньяга үзгәреше турында сөйлибез. Космик цивилизацияләрнең бер-берсе белән бәрелешүе – проза һәм кино өчен әйбәт. Театр кеше тарихы белән шөгыльләнергә тиеш, – ди режиссер. – Эскизларны әзерләгән режиссерлар үзләре дә сизмәстән кино алымнары белән шөгыльләнеп, артистларны оныттылар. Автор да читтәрәк калды. Әйтик, Адлер Тимергалинның прозасы бик әйбәт, ләкин анда Голливуд киноларыннан алынган мохитне артистлар аркылы уздырып, гомуми фантастика килеп чыккан. Кеше тарихын, бу очракта балаларның, яшьләрнең Җир шарын, үз телен, йортын, әти-әнисен югалтуның драмасын җиткерә алмадылар. Тышкы эффектка – музыка, кием, пластикага бирелеп, авторны онытты режиссер.

«Үзебезгә килгән яшьләргә «кара, бездә дә бик кызык нәрсәләр бар» дип әйтә алабыз». Кариев театры директоры Луиза Шарова иҗади лаборатория турында шулай диде.

–  Лаборатория темаларын без ел саен үзгәртеп торабыз. Быел фантастикага мөрәҗәгать итәргә булдык. Үзенчәлеге – без балалар һәм яшүсмерләр өчен һәр заманда да актуаль, кызыклы булган жанрны сайладык. Аннан да бигрәк, үзебезнең авторларга һәм совет чоры фантастикасының үрнәкләренә мөрәҗәгать иттек.  Яшь тамашачы театры чит ил сериаллары белән берничек тә ярыша алмый, билгеле, әмма без үзебезгә килгән яшьләргә «кара, бездә дә бик кызык нәрсәләр бар» дия алабыз, – ди театр директоры. – Лаборатория ул – театрның чит режиссерларны чакырып, әсәрләрне сайлап, үзенә күрә тест ясавы: барып чыгамы, юкмы? Режиссерның актерлар, материал белән ничек эшләвен күрәсең шул 5 көн эчендә, аның алымнарын, зәвыгын, эстетикасын… Актерлар шушы экстремаль шартларда чыныгалар, тәҗрибә туплыйлар, яңа алымнарга өйрәнәләр. Ә инде эскизны тәкъдим иткәннән соң, без, театрның җитәкчелеге һәм иҗат командасы, карыйбыз һәм сайлыйбыз: нәрсә алга таба сәхнә өчен яраклы һәм кирәкле була ала. Бу лабораториядә күңелгә хуш килгән эшләр булды.

Әгәр син нәрсәдер эшләргә алынасың, эзләнәсең, максатлар куясың, алга барасың икән (бигрәк тә моңарчы кеше әллә ни йөреп карамаган сукмак булса), һичшиксез абынырга да, егылырга да мөмкинсең. Ансыз булмый. Бала тәпи атлап киткәндә, ничә егыла…

Луиза Шарова сүзләренчә, лаборатория форматы – ул табигый һәм театр өчен әсәрләрне, режиссерларны сынап карый торган киң таралган формат.

– Бездә нигәдер бу сүз зур курку һәм шикләнү уята. Ниндидер яман нәрсәләр эшләнеп ятмыймы ул лабораториядә, янәсе… Юк, гап-гади эш механизмы ул. Ә ялгышлар-хаталар теләсә кайсы режиссерда, иҗат командасында булырга мөмкин. Кайчакта бик яхшы команда тупланса да. Сайлаган материал белән эш барып чыкмаган очраклар да була… Спектакль тудыру – иҗади процесс… Яшьләр театрының төп хатасы, ялгышы, хәтта җинаяте дә – яшьләрне үзеннән читләштерү, этәреп җибәрү. Яки аларга югарыдан торып акыл өйрәтү: болай булыгыз, ә болай булырга ярамый, дип. Менә шул мизгелдә без аларның игътибарын гына түгел, ә ихтирамын да мәңгегә югалтабыз. Безнең яшь тамашачылар «сез безнең белән бер тигезлектә сөйләшәсез» дигәндә, безгә канатлар үсә, – диде директор.

Ренат Әюпов фикеренчә, лаборатория беренче чиратта яшь актерларның үсеше өчен кирәк.

– Үзебезнең мохиттә генә яшәү барыбер туйдыра. Лаборатория театрның, артистларның профессиональ дәрәҗәсен үстерер өчен биш ел элек уйлап табылды. Кайвакыт «TAMGA» лабораториясендәге эскизлар мөстәкыйль спектакльгә дә әверелә. Әйтик, шуларның берсе – «Камыр батыр». Әмма бер куркыныч ягы да бар: кайвакыт эскизны аерым спектакль итеп эшләгәндә, анда табылган мохит һәм идея тар-мар килә. Аның бөтен мөмкинлеге юкка чыга, ул тартыла, нәтиҗәдә чәчелеп бетә. Кызганыч, «Камыр батыр»да шулай булды. Кечкенә генә ташны айсбергка әйләндереп утыруның мәгънәсе юк. Ул кечкенә генә таш булып калсын, ләкин үзенең мәгънәви фәлсәфәсен алып барсын. Эскиз үзенең эшен башкаргач, шул җитә дип саныйм мин.

«Без үзебезнең татар мохитендә генә чикләнеп яши алмыйбыз». Ренат Әюпов фикеренчә, татар сәхнәсендә рус, чуаш, мари һәм башка әсәрләр дә булырга тиеш.

– Монысы да артистларның профессиональ үсешенә кирәк. Без бит татар телендә уйныйбыз бу әсәрләрне. Заманча прозалар да бик кирәк. Ләкин алар бик аз. Театр бөтен драматургияне үтәргә тиеш. Шул вакытта гына ул яшь тамашачыларны кызыксындыра ала. Әмма агрессив күренешләр, тарихлар яшь тамашачылар театры өчен кирәкми. Агрессиядән сакланырга кирәк. Без бу әйбергә юл куймыйбыз да. Кайсыдыр кечкенә генә эпизодларда килеп чыга, ләкин ул концепциягә бәйле. Психикасы ныгып бетмәгән чорда балага олы кешенең фикерен тагарга ярамый. Төрле караш, «менә болай да була» дигән иреклекне дә бирергә ярамый. Әйтик, традицион булмаган мөнәсәбәтләр. Театр мондый әйбергә якын да барырга тиеш түгел. Дөньяда табигый кыйммәтләр бар: гаилә, кешелеклелек, кеше язмышы… Боларны без һәрвакыт пропагандаларга тиеш.

Ләйсән Сафина

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү