Рөстәм Миңнеханов: «Канатлы барс – республикабызның якты символы, халкыбызның яклаучысы»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үз сәхифәсендә татарстанлыларны республиканың Дәүләт гербы көне белән котлады.

Миңнеханов сүзләренчә, герб моннан 32 ел элек, 1992 елның 7 февралендә кабул ителгән.  Шушы вакыт эчендә канатлы барсны, Татарстан символын, республикадан читтә тә белә башладылар.

«Канатлы барс — республикабызның якты символы, халкыбызның яклаучысы», — дигән ул.

 


Фикер өстәү