Үсмерләр өчен иң кулай һөнәрләрне атаганнар

Сораштыру нәтиҗәләре буенча, курьер хезмәте үсмерләр өчен иң кулай акча эшләү ысулы булып тора.

“Работа.ру” һәм “Подработка” сервислары, тикшеренү үткәреп, кайсы яшьтән эшли башларга һәм үсмерләр өчен нинди һөнәрләр кулайрак, дигән сорауларга җавап эзләгән. Тикшеренүдщ илнең барлык төбәкләреннән 3600дән артыграк кеше катнашкан, дип яза “Известия”.

Сораштыруда катнашучыларның 83 проценты үсмерләрнең эшләргә тиешлеген белдергән. 37 проценты фикеренчә, “эшле тормыш” 10-11 сыйныфларда башланырга тиеш. Респондентларның 31 проценты күздә тотканча, вуз яки көллиятнең беренче курсларында эшли башлау хәерле. 15 проценты исә урта мәктәпне тәмамлагач кына эшләргә кирәк, дигән фикерне хуплаган.
Респондентларның күпчелеге (66 проценты) курьер хезмәтен үсмерләр өчен иң шәп профессия буларак атап үткән. 60 проценты – заказлар җыючы, 42 проценты – аниматор, 38 проценты – официант хезмәте өчен тавыш биргән. 32 проценты – сатучы-консультант һөнәренең үсмерләр өчен әйбәт булуын әйткән, 28 проценты, балага хезмәт карьерасын склад хезмәткәре булып эшләүдән башларга кирәк, дигән фикерне хуплавын белдергән. 26 проценты – промоутер (реклама кәгазьләрен таратучы), 24е – копирайтер (реклама текстларын язучы), 21 проценты – репетитор һөнәре өчен тавыш биргән. Шул ук вакытта сораштыруда катнашучыларның 21 проценты – бармен, 17 проценты – бала караучы, 14 проценты – төзүче һөнәренең үсмерләр өчен кулай булуын күрсәткән.


Фикер өстәү