Бәхетле булу өчен нәрсә җитмәвен ачыклаганнар

Сораштыруда катнашучыларның барысы да диярлек, тулысынча канәгатьлек хисе тоеп яшәү өчен, үз тормышларының кимендә бер өлкәсен үзгәртергә тели.

Белгечләр, үзләрен бәхетле итеп тою өчен, Россиядә яшәүчеләргә нәрсә җитмәвен ачыклаган. Сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, 93 проценты үз тормышының кимендә бер өлкәсен үзгәртергә тели. Халыкның фикерен “Работа.ру” һәм СБЕР ЕАПТЕКА сервислары белешкән, дип яза RT.
Респондентларның 78%ы – хезмәт хакы үсүнең, 43%ы – эш урынын алыштыруның үзләрен бәхетле итеп тоюга китерәчәген әйткән. 38%ы чамасы моның өчен өстәмә белем үзләштерергә теләвен күрсәткән. Ә 16%ы, бәхетле итеп сизү өчен, үземә яңа шөгыль табарга кирәк, дип җавап биргән.
Сораштыруда катнашучыларның 46%ы бәхетле хис итү өчен күңел тынычлыгы җитмәвен, 41%ы – туганнары һәм якыннары белән мөнәсәбәтләрне җайга салырга кирәклеген әйткән.
Сораштыруда 25 яшьтән 34 яшькә кадәрге кешеләр катнашкан.


Фикер өстәү