“Русская цивилизация” VI Халыкара фотосурәтләр бәйгесе башлана

Россия төбәкләрендә генә түгел, дөньяның төрле почмакларында яшәүче фотографларны берләштерүче чара елдан-ел күбрәк танылып килә.

2017 елда үткәрелгән тәүге бәйгегә 28 илдә яшәүче 1,8 мең кешедән 10 мең фотосурәт алынса, узган елда дөньяның 77 иленнән 5 меңнән күбрәк кеше (22,5 мең фотосурәт җибәрелгән) фотобәйгедә катнашкан.
Халыкара фотобәйгенең колачы елдан-ел киңәя. Илебездә яшәүчеләрнең, чит илләрдәге ватандашларыбызның, Россиягә гашыйк булган чит ил кешеләренең рус цивилизациясен ничегрәк күзаллауларын күрсәтү теләге сөендерә.
Шулай итеп, инде 5 сентябрьдә үк Россиянең төрле почмакларында, чит илләрдә яшәүче профессиональ һәм һәвәскәр фотографлар үзләре төшергән фотосурәтләрне фотоконкурсның рәсми порталына (www.rucivilization.ru) урнаштырырга мөмкин.
Иң төп таләпләрнең берсе – бәйгедә катнашучылар 18 яшьтән зуррак булырга тиеш. Аларның һәркайсы, соңгы биш ел эчендә иҗат ителеп, Россия халыклары мәдәниятләре һәм традицияләренең күптөрлелеген чагылдырган 5 фотосурәтен (түбәндәге номинацияләр буенча: «Уникальная природа», «Лица и поколения», «Традиции большой страны», «Архитектура и скульптура», «Многонациональная Москва», «Детский взгляд») тәкъдим итәргә мөмкин.
Быел фотобәйгенең «Детский взгляд» номинациясендә, беренче тапкыр буларак, 7яшьтән 17 яшькә кадәрге укучылар катнаша алачак. Хезмәтләрне кабул итү 5 октябрьдә төгәлләнә.
Җиңүчеләр Мәскәүдә бүләкләнәчәк. Иң яхшы хезмәтләрне, гадәттәгечә, башкала урамнарында күрергә мөмкин булачак.
Бәйге 5 сентябрьдән 5 октябрьгә кадәр узачак. Бу хакта тәфсиллерәк мәгълүматлар белән фотобәйгенең рәсми сайтында (www.rucivilization.ru) танышырга була.


Фикер өстәү