Рөстәм Миңнеханов «Шишеджам» Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Шишеджам» (Төркия) төркеме Директорлар советы рәисе һәм башкарма әгъзасы Әхмәт Кырман белән очрашты. 

«Шишеджам» холдингы – пыяла эшләнмәләре җитештерү буенча дөнья лидерларының берсе. «Алабуга» МИЗ территориясендә компаниянең ике заводы эшли. «Тракья Гласс Рус» елына 230 мең тоннага кадәр җитештерү егәрлекләре булган табаклы пыяла җитештерә. «Аутоматив Гласс Альянс Рус» автомобиль пыялалары җитештерә, предприятиенең җитештерү егәрлекләре елына 800 мең автотранспорт чарасын комплектлау мөмкинлеге бирә. Ике заводта 700гә якын эш урыны булдырылган.

Очрашу кысаларында яклар предприятиеләрнең агымдагы эшчәнлеге мәсьәләләре, шулай ук ике яклы хезмәттәшлекне алга таба үстерү перспективалары турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү