Рөстәм Миңнеханов «Җошкуноз» холдингы Директорлар советы рәисебелән очрашты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Җошкуноз» холдингы Директорлар советы рәисе Ойа Акташ Җошкуноз белән очрашты. Хөкүмәт Йортында узган очрашуда республикада «Җошкуноз» компаниясе бизнесын алга таба үстерү мәсьәләләре хакында сөйләштеләр.

Исегезгә төшерәбез, Төркия компанияләре вәкилләре Татарстанда актив эшчәнлек алып бара, уртак проектлар «Алабуга» махсус икътисадый зонасы территориясендә гамәлгә ашырыла. Рөстәм Миңнеханов очрашуда Төркия Республикасының Татарстанның әйдәп баручы чит ил партнерларының берсе булуын искәртте.

«Җошкуноз Алабуга» предприятиесенә 2014 елның августында нигез салынган. Завод дөнья автомобиль сәнәгате гигантлары өчен «Алабуга» МИЗ җитештерү мәйданнарында инновацион технологияләр, тулысынча җиһазландырылган автоматлаштырылган пресс линияләрен кулланып, җиңел һәм йөк-пассажир автомобильләре өчен табаклы металдан штампланган детальләр җитештерү белән шөгыльләнә.

2023 елның августында «Җошкуноз Алабуга» компаниясе «АвтоВАЗ» компаниясе өчен «Алабуга»МИЗ территориясендә шасси детальләрен серияле җыюны башлап җибәрде.


Фикер өстәү