Татарстанның күпмилләтле халкының һәм республикадан читтә яшәүче татарларның берләшүе Россияне ныгыта. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов XII Татар эшмәкәрләре җыенында катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, шулай диде.
Ул үзенең телеграм-каналында искәртеп узганча, Россиядә 4200ләп татар авылы яшәп килә. Аларны үстерү алдынгы эшмәкәрләргә һәм кәсепчеләргә бәйле.
“Татарстанның күпмилләтле халкының һәм республикада яшәүче татарларның берләшүе Россияне ныгыта. Съездда катнашучыларның һәммәсенә рәхмәт!” – дип язган Рөстәм Миңнеханов.