Рөстәм Миңнеханов «Алабуга» СҖТ МИЗ Күзәтчеләр советы утырышын уздырды

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә «Алабуга» СҖТ МИЗ Күзәтчеләр советының чираттагы утырышы узды.

Утырыш быел икенче булды (беренчесе быел 5 апрельдә булган иде) һәм «Алабуга» МИЗ административ бинасында узды.

Утырышны ачып, Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, бүген «Алабуга» МИЗ мәйданчыгында «Росатом» ДК белән партнерлыкта углерод җепләре өчен пан-прекурсор — чимал җитештерү буенча яңа завод ачылды. Ул ассызыклаганча, яңа җитештерү – республикада «Чикләрсез композитлар» төбәкара кластерының үзәген формалаштыру юнәлешендә тагын бер адым. «Алабуга» – резидентларга заманча инфраструктура-кадрлар, социаль, төзелеш, сәнәгать инфраструктуралары бирә торган партнер, диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары Күзәтчеләр советы әгъзалары утырышның көн тәртибенә куелган мәсьәләләр, шул исәптән «Алабуга» МИЗ Күзәтчеләр советы составындагы үзгәрешләр турында фикер алыштылар.

Утырышта катнашучыларга МИЗ мәйданында тормышка ашырылырга мөмкин булган кайбер инвестицион проектлар тәкъдим ителде.

Моннан тыш, «Алабуга» сәнәгать-җитештерү тибындагы махсус икътисадый зонасын үстерүнең перспектив планы тәкъдим ителде һәм расланды.

Исегезгә төшерәбез, «Алабуга» МИЗ Россия махсус икътисадый зоналары арасында лидер булып кала. Бүген МИЗга 152 млрд. сум шәхси инвестицияләр җәлеп ителгән, 33 производство булдырылган, 8 меңнән артык кеше эшли. 2021 елның 9 аенда керем 94 млрд. сум тәшкил иткән.


Фикер өстәү