«Воронины» сериалында катнашкан актер Михаил Зубов вафат

Актер һәм продюсеры Михаил Зубов 43 нче яшендә вафат булды, дип хәбәр итте «КиноЛицей» җитәкчесе Елена Володина «ВКонтакте»сәхифәсендә.

Артистның үлеменең сәбәбе аныкланмый.
Зубов 1979 елның 29 сентябрендә туган. Кубан Халыкара эшмәкәрлек һәм менеджмент институтын тәмамлаган. Ул «Воронины», «Лихач» һәм «Капкан для монстра»сериалларындагы рольләре белән танылган.


Фикер өстәү