Танылган журналист вафат булган

Журналист, төбәк тарихын өйрәнүче, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Татарстан журналистлар берлеге әгъзасы Азат Сөнкишев вафат булган. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә. 

«Азат Гали улы Апаста 50 елга якын иҗаты һәм эшчәнлегендә туган якны өйрәнү музее белән бик тыгыз элемтәдә торды. 80 яшенә багышланган күргәзмәдә ул тапшырган бихисап мәгълүмат — музейның иң кыйммәтле экспонатлары. Юбилей кичәсен үткәрү теләге үтәлми калды. Аны белгән якыннарының кайгысын уртаклашабыз. Урыны оҗмах түрләрендә, авыр туфрагы җиңел булсын, дип дога кылабыз», — дип язган ВКонтакте сәхифәсендә Апас туган якны өйрәнү музее җитәкчесе Рәмис Ногманов.

Рәмис Ногмановка Азат Сөнкишевның вафат булганын язучы Рафис Корбан һәм мәрхүмнең апасы Гөлшат Сөнкишева хәбәр иткән.

«Төрле тематик мәкаләләр әзерләү һәм чыгару, тарих, туган якны өйрәнү, экология очерклары циклларын булдыру – күп еллар дәвамында Азат Сөнкишевның яраткан иҗат эшчәнлеге булды. Ул күпсанлы тематик журналист конкурсларында катнашты һәм җиңде. Азат Гали улы Татарстанда иң мәртәбәле «Бәллүр каләм» конкурсында журналистлар арасында республикада бердәнбер, өч мәртәбә җиңүче-лауреат булды. Дистәдән артык китабы — эзе тирәнгә китә торган олы мирасы. Иң зур эшләренең берсе — өч томда «Апастовская историко-краеведческая энциклопедия» хезмәте», — дип яза Рәмис Ногманов.

– Азат Сөнкишев – 1944 елның 1 гыйнварында ТАССРның Әлки районы Иске Салман авылында туа. 1962-1968 елларда Казан дәүләт университетында укый. «Журналист-филолог» белгечлеге буенча тарих-филология факультетын тәмамлый. 1968 елда Апас районы «Йолдыз» газетасы редакциясендә эшли башлый. Тәрҗемәче, хәбәрче була. 1973-1979 елларда авыл хуҗалыгы бүлеге мөдире, 1979 – 2007 елларда хатлар бүлеге мөдире булып эшли. Соңгы елларда китаплар язу белән шөгыльләнгән.

 


Фикер өстәү