ТЭЦ шартлауның сәбәбен әйткәннәр – зыян күрүчеләр саны 23кә җиткән

Тывада Шагонар шәһәре ТЭЦының өч катлы бинасында янгын чыгуның башлангыч сәбәбе – ташкүмер тузаны шартлау. Бу хакта “РИА Новости” ашыгыч хезмәтләр вәкиле мәгълүматларына таянып яза.

“Мәскәү вакыты белән 04 сәгать 42 минутта үзәк котельняның өч катлы бинасында ягулык бүлмәсендә ташкүмер тузаны шартлау һәм 50 квадрат метр мәйданда янгын чыгу турында хәбәр алынды”. – дип сөйләп үткән агентлык хәбәрчесенең әңгәмәдәше.
Сәламәтлек саклау министры ярдәмчесе Алексей Кузнецов хәбәр иткәнчә, ТЭЦта зыян күрүчеләр саны 23кә җиткән. 15 кеше хастаханәгә озатылган, 6сы – авыр хәлдә.
Шул ук вакытта кайбер массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, зыян күрүчеләрнең берсе хастаханәдә җан биргән. Әмма Тываның сәламәтлек саклау министрлыгы бу мәгълүматны расламаган.
Исегезгә төшерәбез: ТЭЦтагы авария турында бүген иртән мәгълүм булды. “Саксызлык белән сәламәтлеккә авыр зыян китергән битарафлылык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Тыва башлыгы Владислав Ховалыг белдергәнчә, авария булу сәбәпле, республикада гадәттән тыш хәл режимы кертелгән.


Фикер өстәү