Казанда пенопласт җитештерү цехында янгын чыккан

Казанның ТЭЦ урамында пенопласт җитештерү цехында янгын чыккан.

Иртән Казанда шәхси оешма территориясендә урнашкан пенопласт җитештерү цехы янган. Янгын турында хәбәр 08.21 сәгатьтә килеп ирешә. Бу хакта Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе хәбәр итә.

Казан янгын сүндерү һәм коткару гарнизоны хезмәткәрләре ТЭЦ урамындагы 295 нче йортка тиз арада килеп җитәләр. Янгын мәйданы 80 квадрат метр тәшкил итә.

8.53 сәгатьтә янгын сүндерелгән. Зыян күрүчеләр юк. Аның сәбәбен дәүләт янгын күзәтчелеге хезмәткәрләре ачыклаячак.


Фикер өстәү