Татарстанда янгын чыгып ике ир-атның гомере өзелгән

Чистайда Максим Горький урамында урнашкан йортта бер катлы бүрәнә йорты янган. Янгынның гомуми мәйданы 40 квадрат метр тәшкил итте, дип хәбәр итә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Янгын турында хәбәр төнлә 00.35 сәгатьтә килеп ирешә. Биш минуттан соң янгын сүндерү һәм коткару бүлекчәләре хезмәткәрләре килеп тә җиткән. Ут белән ялмап алынган йортта коткаручылар 1974 һәм 1975 елгы ир-атларның мәетләрен тапканнар.

Янгын 01.15 сәгатьтә тулысынча сүндерелгән, хәзер аның сәбәпләре ачыклана.


Фикер өстәү