QR-код: чиратсыз һәм теркәлүсез генә дә алып була

Бер сәгать урынына бер минут көтәсе. Махсус теркәлү узасы юк, кулда паспорт булу да җитә. Һәркем өчен дә бик әһәмиятле саналган QR-кодны Татарстанның күпфункцияле үзәкләре халыкка тизрәк алу мөмкинлеген булдырган. Бу инде чиратларны да киметер, эшне дә җиңеләйтер дип өметләнә хезмәткәрләр.

Күпфункцияле үзәкләр хәзер Россия Цифрлаштыру министрлыгы булдырган махсус хезмәттән файдалана. Коронавируска каршы вакцина ясаткан һәм соңгы ярты елда вирус йоктырып, чирләп алган кешеләрнең белешмәләре шунда урнашкан. Хезмәт QR-кодлы белешмәләрне тизрәк бастырып чыгарырга ярдәм итә. Моңа кадәр күпфункцияле үзәк хезмәткәрләре белешмә сорап мөрәҗәгать итүчеләргә аны «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша әзерләп бирә иде. Тоткарлыклар да булмады түгел. Хәзер инде эш тизрәк барыр дип өметләнәләр. Бигрәк тә пенсия яшендәге әби-бабайлар, заманча кәрәзле телефоны булмаганнар өчен аеруча кирәкле үзгәреш инде бу. Сүз уңаеннан, әлеге мөмкинлектән бер көн эчендә 5400 кеше файдаланып өлгергән.

– Кешеләр порталда «шәхси кабинет» булдырырга омтыла, әмма аны ясаган вакытта бутала, ялгыша, берничә «сәхифә» ясый иде, – ди Татарстанның күпфункцияле үзәкләре директоры Ленара Мозаффарова. – Әгәр дә «Дәүләт хезмәтләре» системасында кешенең икенче сәхифәсе барлыкка килә икән, шәхси кабинетка кереп булмаячак. Аны «бит»нең иясе үзе генә артык мәгълүматтан чистарта да алмаячак. Бу республикада яшәүче бик күпләрнең хатасы иде. Алар барысын да тәртипкә китерү өчен безгә мөрәҗәгать итте, без аларның шәхси сәхифәләрен чистартканнан соң гына, QR-код пәйда була иде.

Хәзер ничек булачак соң? QR-код алу өчен күпфункцияле үзәккә килгәндә кулда шәхесне раслаучы документ (паспорт, СНИЛС, ОМС) булуы шарт. Ә менә «Дәүләт хезмәтләре» порталында теркәлеп тормаска да мөмкин. Моннан тыш, туганың, күршең, дустың өчен дә QR-кодны барып алырга була. Моның өчен икенче заттан ышанычнамә кәгазе генә таләп ителә. Анысын нотариуста рәсмиләштерергә кирәкми. «Ышанычнамә язганда исем, фамилия, әтисенең исеме һәм белешмәне барып алучы кешенең шушы ук мәгълүматлары күрсәтелә. Әйтик, студентлар төркеменең старостасы бөтен төркемдәшләре өчен белешмә алырга мөмкин. Белешмәне вакцина ясатканнарга да, чир кичергән кешеләргә дә чыгартып бирәбез. Белешмәдә исем, фамилия, әтиегезнең исеме һәм паспорт мәгълүматларыннан тыш, бернинди медицина мәгълүматлары юк. Моңа кадәр күпфункцияле үзәккә килеп, белешмәне кәгазьгә бастырырга өлгергән кешеләргә яңасын ясатырга дип янәдән үзәккә киләсе түгел», – дип аңлатты Ленара Мозаффарова.
Халыкны сабырсызланмаска өнди күпфункцияле үзәк белгечләре. Тиз була дип ышандырсалар да, системаның киреләнгән чагына да туры килүләре бар.

– Белешмәне чыгартып булмаса яисә аны системада тиз генә таба алмасалар, мөрәҗәгать итүчеләр офис хезмәткәрләре белән бәхәсләшмәсеннәр иде. Моңа без генә тәэсир итә алмыйбыз. Медицина оешмаларының тизлеге дә йогынты ясый, – ди Ленара Мозаффарова.

Татарстанда барлык күпфункцияле үзәкләр дә ялларсыз кабул итә, шәхси сәхифәне раслату (ЕСИА) һәм QR-код бастырып чыгару өчен иртәнге 8:00 сәгатьтән кичке 17:00 сәгатькә кадәр хезмәт күрсәтү каралган. Агымдагы якшәмбедән башлап мөрәҗәгать итүчеләрне хезмәткәрләр 9:00 сәгатьтән 15:00 сәгатькә кадәр кабул итәчәк.

11 октябрьдән башлап 16 ноябрьгә кадәр «Дәүләт хезмәтләре» порталында шәхси сәхифәне (ЕСИА) раслату өчен республиканың күпфункцияле үзәкләренә 246 мең мөрәҗәгать иткән. 9 ноябрьдә бер тәүлеккә 11 мең кеше кабул иткәннәр. Бу әлеге вакыт аралыгындагы иң зур күрсәткеч.

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов


Фикер өстәү