4 кешеле авылда яшәүче:  Кем уйлаган аны гөрләп торган авыл шундый хәлгә калыр дип?

Әтнә районының  дүрт кеше яшәгән Җилгелде авылына безне исеме тартып китерде. Язмышы өзелергә торган яфракныкы белән бер. Күрше авыл малаеның   «Җилгелде җимерелде» дип шаяртуы чынга аша түгелме? Бәлкем, шәһәр дип саташучылар кайчан да  булса авылда үз сукмагын табар әле.

Татар түгел, әрмән мин…

Җилгелдегә эңгер-меңгер вакытта килеп кердек. Кояш баеган чак. Кызгылт-алсу нурлар белән табигатьтәге сарылык бергә кушылып, авылга ниндидер бер ялкын өсти. Әкрен генә искән җил җирдәге яфракларны тузгыта. Көзге матурлыкка сокланып, авылның кечкенә булуына да игътибар итмисең. Урамы да урманның бер почмагын хәтерләтә. Шул вакытта  борынга каяндыр сенаж исе килеп бәрелә. Югыйсә, беткән авылда ферма да юк. Димәк, терлек асраучылар бар.

Авылның килеп чыгышы турында төрле риваятьләр бар. Беренчесе – Җәңгелде дигән кеше яшәгән дип сөйлиләр.  Икенчесе ат җигүгә бәйле. Бер егет ишегалдында ат җигеп кергән дә өйдәгеләргә, ат җиктем диясе урынга, җигелде, җигелде… дигән. «Җигелде» әкренләп «Җилгелде»гә әйләнә. 1771–1773 елларда Җилгелдедә 51 ир-ат яшәгән. Бу вакытта авыл кечкенә булып, Пүчинкә (Починок Янгельдеевский, Ильгильди) дип кенә язылган. Авылда морзалар яшәгәне дә билгеле. 1897 елда Җилгелдедә 320 кеше исәпләнгән. 1850 ел белән чагыштырганда, халык саны ике тапкыр диярлек арткан.

Кемнең ишеген беренче шакыйк дип  йөргәндә, каршыбызга  әрмән килеп чыкты. Ун ел элек Исраил Степанян авылга хатыны белән күченеп кайткан. Балалары Әрмәнстанда яши икән.

– Татарстанда  яшәгән туганнарыбызга кунакка кайткач, Казанны бик ошаткан идек. Үзебез дә  күченеп килдек. Тора-бара авылга кайтып төпләндек. Ике сыер тотабыз. Сөтен сатабыз, сыр да ясыйбыз, – диде ул. – Ошамаса, монда озак  яши алмас идек.  Эш булмагач, яшьләр авылда калмый инде ул. Аларны авыл таралуда гаепләп булмый. Без кайтканнан бирле тормыш әллә ни үзгәрмәде.  Кеше саны артмады. Тыныч кына яшибез, берәү дә комачауламый. Пенсия алам, эш бар. Шуңа күрә туган якка кире кайту турында уйламыйбыз.

Берүземә – бер авыл

Тагын ике йортта тормыш бар. Берсендә – тракторчы Рәшит, икенчесендә Кадрия әби Исламова яши.  Күршеләре әйтүенчә, Рәшит эштә иде. 89 яшьлек Сәрия әби быел авылга кайтмаган, кызы белән кияве үзләренә алып киткән икән. Йөрәге тынгысызланып, Җилгелдегә кайта торган булган. Моңа кадәр авылның яме югалмасын дип, хуҗасыз йортлар тирәсендәге чүп үләннәрне  чапкан.

Без кергәндә, Кадрия әби радио тыңлап утыра иде. Аңа ноябрьдә 83 яшь тула.

– Берүземә – бер авыл. Әрмәннәр телен белмим, өйдән чыгып йөри алмыйм. Аякларым авырта. Авыл бик матур, элек кеше күп иде. Яшь чакта колхозда эшләдем. Сарыклар, бозаулар карадым, төрле эшләргә йөрдем. Ферма беткәч, эш бетте. Кеше кая барсын инде? Берәм-берәм авылдан китә. Олылар теге дөньяга күчте, яшьләр шәһәр ягын карады.  Кем уйлаган аны гөрләп торган авыл шундый хәлгә калыр дип?  – ди  Кадрия әби. – Монда туып-үстем, гомер итәм. Ирем дә шушы авылдан иде. Тик 55 яшендә  вафат булды. Тормыш күңелсез дип әйтә алмыйм. Догалар уку күңелгә җиңеллек бирә. Балаларым, хәлемне белеп, кайтып тора. Өйгә газ кергән, суны чишмәдән ташыйбыз. Телевизор карыйм,  радио тыңлыйм, газеталар укыйм. Дөнья хәлләрен белеп торам.

Хат ташучы Рәзинә Әхмәдуллина да аның өчен якын кешегә әйләнгән.

–  Кадрия апага айга бер тапкыр газеталар китерәм. Дусымнан берничә чакрым гына булса да, кыш көне юл юк, бата-бата булса да киләбез. Ирем трактор белән  илтә. Авылда тагын ике әби бар иде әле, берьюлы үлеп киттеләр. Барысы да мине көтеп тора, үз кызлары кебек күрә иде. Өлкәннәр белән рәхәтләнеп сөйләшеп кайтам, – ди Рәзинә ханым.

Әллә яшьтәш белеп әйткәнме?

Авылның үз китабы бар. Аны Казанда яшәүче Илдар Галимуллин язган. Ул Яшь тамашачылар театрында директор урынбасары вазыйфаларын башкарган, Тинчурин исемендәге Драма һәм комедия  театрында 14 ел баш энергетик һәм баш инженер булып эшләгән. Бүген лаеклы ялда. Авылда  йортының нигезе калмаган, бу урында – болын. Җилгелдегә елына ике тапкыр кайта икән. Авылдашларның очрашу урыны итеп,   кечкенә генә мәчет төзетәсе килә аның. Әлегә авыл халкы урам уртасында, дөресрәге, чишмә янында җыелыша. Чишмә 2018 елда яңартылган.

Илдар абыйның авылга кайткан саен йөрәге сулкылдап куя, шул ук вакытта, андый  аяныч хәлдәгеләр безнеке генә түгел бит әле, дип үзен тынычландыра.

– Авылым бер урамлы. Тау башында  тагын 5–6 йорт урнашкан.  Үлчәгәнем бар: авыл башыннан зиратка кадәр 700 метр. Мең адым дигән сүз бу. Мин армиягә киткәндә, 1972 елда 34 хуҗалык бар иде.  1961 елда 100ләп кеше яшәде дип хәтерлим. Кызганыч, 1980 еллардан соң авылда бер  бала  да тумады. Соңгы  20 елда   авылда яшәүчеләр саны 5–6 дан артмады. Күрше Дусым авылында сыйныфташым  Рүзәл Лотфуллин «Җилгелде  җимерелде» дип үрти иде. Җимерелеп кенә калмады, юкка ук чыга башлады инде. Ул әйткәнчә килеп чыкты бит, җәмәгать, – дип көрсенә Илдар абый.

Илдар Галимуллин әйтүенчә, авылда «КИМ» (Коммунистическая интернациональная молодёжь) дигән колхоз булган. Кибетле, клублы, фермалы… тулы авыл.  Мәктәптә ике сыйныф кына укыган ул. Мәктәп ябылгач, Дусымга йөреп белем алган. 1960 елларда мәчетнең манарасын трактор белән тартып төшергәннәр. Мәчет бинасын, Күәмгә алып китеп, балалар бакчасы итәләр. Менә шулай авыл кителә башлый.

Җилгелде тирә-як халкына  хезмәт  иткән тегермәне белән горурланган. Бу тегермәнне Фатыйх бай салдырган. Ләкин репрессия чорында аны гаиләсе белән авылдан сөргәннәр. Тегермән ел әйләнәсе эшләгән.

– Тегермән ташы шартлавын хәтерлим әле. Тегермәнче булып безнең күрше Мөбарәк абый эшләде. Сугыштан бер аяксыз кайткан ул. Тегермән эшләп торганда, ташы ярылып, бер кисәге Миндияр абыйны атып бәргән. Бер кисәге бәрелеп, капчыкка он тутырганда Дусым авылы хатынын үтергән, диделәр. Шуннан соң тегермәнне сүттеләр, – дип, Илдар абый авылы хатирәләрен барлый.

Октябрь аенда авыл зиратында өмә ясаганнар. Анда кереп йөрерлек  булмаган, озак еллар буе давыллар куптарган агачларны чыгарганнар. Зиратны чистарту, коймаларны алыштыру буенча  дүртенче өмә икән бу.

– Әле эш бетмәде. Авылдашларны яз айларында көтәбез. Битараф булмасак иде. Авылны, зиратка күмелгән туганнарны, авылдашларны онытмыйк. Каберләрен чиста тотып, рухларына дога кылыйк. Авыл юкка чыкса да, аның тарихы саклансын иде, – дип, өмәгә дәшә җилгелделеләрне Илдар Галимуллин.

Озак кайтмагач, күпме нигезләр  ташландыкка  әйләнә. Кайда  ишеге, тәрәзәсе… Анда инде,  йөргән сукмакларны табу  мөмкин түгел.  Кайсы урынга утырып, дога кылырга? Кыйбла югалган… Күзләрдә – яшь, йөрәктә – сыкрау. Бу бит бер генә йортта гына түгел. урамнан күпмедер адым үткән саен, шундый хәл кабатлана. Бу – Җилгелденең генә түгел, кечкенә авылларның фаҗигасе. Кемдер килеп ишмәгән, ватмаган, җимермәгән бит. Эше, юлы, шартлары булмаганга, яшәргә өмете булмаганга җимерелгән. Авыллар  беркайчан да  ташландыкка әйләнмәсен иде.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү