Түлә дә, ал. 8 Мартка иң үзенчәлекле бүләк 15 миллион сум тора

Гүзәл затларга ни кирәк? 8 Март алдыннан бу хакта уйлап баш ватучылар артканнан-арта. Күпчелек чәчәк гөлләмәләре эзләп мәш килсә, кайбер ир-атлар, форсаттан файдаланып, акча эшләп калмакчы әнә. Интернетта “бәйрәмгә чын ир-ат” хезмәте пәйда булган. Көчле затлар “сөйгән яр” булып киче ашка барып кайтырга да, социаль челтәрләр өчен фото төшәргә дә әзер. Акчага, әлбәттә.

Ир-атлар хатын-кызлар өчен күп нәрсәгә әзер булуын чамалый идек үзе, тик игъланнар сайтларындагы тәкъдимнәр шаккатыра. “8 Мартка нәкъ шул татар”ның иң арзанлы хезмәте, мәсәлән, 5260 сум тора. Казанда яшәүче урта яшьтәге түбәтәйле ир-ат, фотосурәте үзенеке булса, әлбәттә, мондый хезмәтне ни өчен тәкъдим итүен дә аңлаткан. Бәйрәм көнне 101 гөлчәчәк тоткан бәхетле хатын-кызларның сторизларын карап утырырга теләмәүчеләргә бу! Озын сүзнең кыскасы, “нәкъ шул татар” белән социаль челтәрләр өчен фото төшү – 5260 сум, башкаладагы рестораннарның берсенә барып чәй эчеп кайту – 21 мең 600 сум (ашау-эчү сезнең хисапка), кайчан кияүгә чыгасың инде дип аптыратмасыннар өчен, әби белән танышу – 15 мең сум, ир-ат тыңлап кына йөреп, бер көн бергә үткәрү – 48 мең 100 сум тора. Үзең сатып алган чәчәкне 14 мең 400 сумга бүләк итә дә ала әле ул. Бер тәүлек эчендә әлеге игъланны 1 меңгә якын тапкыр караганнар.

Бәйрәм көнне “шәхси машина йөртүче”гә дә заказ бирергә мөмкин. Артур исемле егет, мәсәлән, 4 мең 600 сумга Казан буйлап 2 сәгать йөртеп кайтырга риза. “Шәп әңгәмәдәш һәм яхшы музыка” да вәгъдә итә ул.

Фотосурәттә мускулларын күрсәтеп төшкән Николай исә бергә селфи төшкән өчен 500-2000 сум акча ала. “Бәясе ник аерыла?” – дип тә кызыксындык аннан. Бу фото төшүең вакытына һәм урынына бәйле икән. Әллә нинди нечкәлекләре бар, билләһи.

Мондый игъланнар ил күләмендә дә шактый. Тик Мәскәүдә берәү барысын да уздырган. Ул “365 көнгә шәхси шагыйрь” булып торырга тәкъдим итә. Сиңа көн саен яңа шигырь багышлап җибәргән өчен аз да түгел, күп тә түгел – 15 миллион сум түлисе.

Психолог Венера Касыймова әйтүенчә, мондый игъланнарга әллә ни аптырыйсы юк. Бүген хатын-кызлар ир-атлар белән бер дәрәҗәдә тормыш йөген тарта, шуңа күрә шәхси тормышка вакытлары юк, ди ул.

– Беренчедән, бүген без интернеттагы матур фотосурәтләр артына качып яшәргә өйрәндек. Чынбарлыкта гаиләдә эт кебек талашып яшәсәк тә, социаль челтәрләргә елмаеп төшкән, бәхетле фотолар гына куябыз. Икенчедән, әлеге төр хезмәтләрдән файдаланучы хатын-кызлар: “Менә, карагыз, мин булдырам!” – дип, үз-үзенә бәя күтәрә. Бу ир-атларны бизиме? Монысы икенче мәсьәлә, – ди белгеч.

 


Фикер өстәү