Шикәр күп куллануның депрессия һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларына сәбәпче булуын ачыклаганнар

Шикәрдән баш тарту депрессиядән коткара. Америка галимнәре шундый нәтиҗәгә килгән. “Күп шикәр ашау депрессия белән бәйле. Шуңа шикәрле ризыкларны мөмкин кадәр азрак ашаганда кешенең кәефе күтәрелә”, – ди белгечләр.

Галимнәр шикәрдән баш тартуның тагын нинди нәтиҗәләргә китергәнен ачыклау өчен махсус тикшеренү дә уздырган. Алар анда катнашучылардан рационнан шикәрле ризыкларны алып ташлаганнан соң  үзгәрешләрне теркәвен сораган. Шул рәвешле белгечләр шикәрдән баш тартуның диабет, йөрәк-кан тамырлары, Альцгеймер авыруларын, артрит  барлыкка килү ихтималын киметүен ачыклаган.

Диетолог Эллисон Таллман сүзләренә караганда, шикәр белән дуслыкның өзелүе яман шешнең кайбер төрләре барлыкка килү ихтималын да киметә. “Шикәрдән бер ай дәвамында баш тарту ашкайнату системасы сәламәтлеге өчен файдалы булырга мөмкин”, – ди табиб.


Фикер өстәү