Татарстанда үсмерләргә «канатландыра» торган эчемлекләр сатмый башларга мөмкиннәр

Республикада үсмерләргә тонусны күтәрердәй хәмерсез эчемлекләр (тониклар), шулай ук газлы товарлар сатылмаска мөмкин. Дәүләт Советының Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты утырышында шул хакта сүз булды. Депутатлар анда кайбер закон проектлары турында фикер алышты. Балалар һәм үсмерләр арасында җинаятьчелекне кисәтү мәсьәләсе комитетның даими контролендә тотыла.

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина сөйләп үткәнчә, хәзерге вакытта 1596 авыр гаилә ведомствоара күзәтүдә тотыла. Бу гаиләләрдә барлыгы 3187 бала тәрбияләнә. Быел алты ай эчендә 384 гаилә, 783 бала учеттан алынган. Комиссия рәисе төрле дәрәҗәләрдәге депутатлар, тренерлар, яшьләр сәясәте һәм социаль өлкә хезмәткәрләре, хезмәт коллективлары вәкилләре арасыннан иҗтимагый тәрбиячеләр саны үсүен канәгатьлек хисе белән билгеләп үтте.

Утырышта комитет рәисе урынбасары Александр Чубаров «Балигъ булмаганнарга аерым товарлар сатуны чикләү ягыннан Татарстанның кайбер законнарына үзгәрешләр кертү турында» закон проекты белән таныштырды. Аның әйтүенчә, республикада үсмерләргә тонусны күтәрердәй хәмерсез эчемлекләр (тониклар), шулай ук газлы товарлар сатуны чикләү тәкъдим ителә. Биредә сүз газлы кабызгычлар һәм баллоннар турында бара.

«Алар бернинди чикләүсез, чагыштырмача арзан бәядән сатыла, шуңа күрә газны иснәп исерү ысулын белеп алган үсмерләр, моны үзләрендә сынап, организмнарына зур зыян салулары бар», – дип билгеләп үтте Александр Чубаров. – Бу матдәләрне иснәгәндә, йөрәк тибеше бозылырга һәм йөрәк туктарга мөмкин. Һәр ел саен үсмерләрнең газдан агуланып үлү очраклары булып тора. Әйтик, узган елда Чаллыда хокук саклау органнары үсмерләрнең газдан агулануының 4 очрагын теркәгән. Быел гыйнвар аенда исә 2009 елда туган кыз бутан газын иснәп һәлак булган. Алабугада ике үсмер газ куллануга бәйле рәвештә учетта тора».

Боларны исәпкә алып, закон проектында үсмерләргә тониклар, газлы товарлар сатуны чикләү, шулай ук әлеге тыюны бозган өчен административ җаваплылык билгеләү күздә тотыла.

Комитет закон проектын хуплап, аны Дәүләт Советына беренче һәм икенче укылышларда карап тикшерүгә тәкъдим итте.


Фикер өстәү