Дәүләт Советында керемнәр һәм чыгымнарны барладылар

Дәүләт Советында Бюджет, салым һәм финанс комитеты утырышы үткәрелде. Парламентчылар анда беренче яртыеллыкта республика бюджетын һәм Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе территориаль фонды бюджетын үтәү йомгакларын карады. Моннан тыш депутатлар республика Бюджет кодексына һәм ташламалы салым ставкалары күләмен җайга салучы кайбер законнарга үзгәрешләр кертү турында закон проектлары буенча фикер алышты. Шулай ук IV кварталга комитетның эш планы расланды. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов катнашты.

Беренче яртыеллыкта республика бюджеты тулаем уңышлы үтәлгән. Финанс министры урынбасары Алла Анфимова билгеләп үткәнчә, алынган керемнәр һәм ел башына тотылмыйча калган акча хезмәт хакларын тулысынча түләү, планлаштырылган чараларны финанслау мөмкинлеге биргән. Дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр беренче яртыеелыкта кредиторлык бурычын вакытында түләп килгән.

«Беренче яртыеллыкта республика тупланма бюджетына 207,3 миллиард сум күләмендә салым һәм салым булмаган керемнәр алынды. Еллык планның 61,4 проценты бу, – дип аңлатып үтте депутатларга министр урынбасары. – Республика бюджетында исә 181,5 миллиард сум күләмендә (еллык планның 63,5 проценты) керем тупланды».

Бюджетның чыгыш өлешенә килгәндә, тупланма бюджет чыгымнары – 194,8 миллиард сум, республика бюджеты чыгымнары 165,8 миллиард сум тәшкил иткән. «Җирле бюджетларга бюджетара трансфертлар үз вакытында – барлыгы 38,3 миллиард сум күләмендә бүлеп бирелде», – дип басым ясап әйтте Анфимова.

Гадәттәгечә, Татарстан Мәҗбүри медицина иминиятләштерүе Территориаль фонды бюджетын үтәү турында хисап та каралды. Беренче яртыеллыкта фонд бюджетына 35 миллиард 479 миллион 961,3 мең сум кергән. Чыгымнар 31 миллиард 646 миллион 905,5 мең сум тәшкил иткән.

Комитет әгъзалары утырышта республиканың бюджет һәм салым законнарына үзгәрешләр кертү турында закон проектларын да карады.


Фикер өстәү